Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Татар яшьләрен җәлеп итү өчен

Мәскәү татарлары штабы республика блогерлары катнашында «1000000 язылучы» дип исемләнгән чара оештырган.

Өч сәгать эчендә интернетта үз блогларын ачкан яшьләр, социаль челтәрләрдә эшләү буенча күп кенә файдалы мәгълүматка ия булган. Алып баручылар тәнкыйть итүчеләр белән аралашу кагыйдәләрен төшендергәннәр, язылучылар санын арттыру юллары белән таныштырганнар. Ике атнадан шул чарага Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге вәкилләре дә барганнар.
– Элек мин, гомумән, блогерлар, блоглар белән кызыксынмый идем. Әмма соңгы арада олы улым «блогер буласым килә» дия башлагач, барырга булдым. Әйтү җиңел генә ул, блог ачарсың, ә аны үстерү, кешеләрне кызыксындырырлык мәгълүмат белән тутыру шактый вакытны һәм көчне ала. Татар яшьләрен җәлеп итә алсак, әлбәттә, әйбәт булачак, – дип тәэсирләре белән уртаклаша, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева.
Сүз уңаеннан, чарада ул күп кенә кызыклы шәхесләр белән танышкан: Matbugat.ru татар сайты җитәкчесе Данил Сәфәров чыгыш ясаган, татар блогерлары Эльза һәм Ирек Җиһантдиновлар уңышлы эш серләре белән уртаклашканнар. Ә анда Казан федераль университеты профессоры Хатип Миңнегулов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, татар актеры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фәнис Җиһанша (фотода) һ.б. дәрәҗәле кунаклар булуы – очрашуның әһәмиятен күрсәтте. 
– Бу шәхесләр белән очрашу – үзе бәхет. Әлбәттә, Түбән Кама татар яшьләрен алар белән таныштарасы килә. Шуңа күрә Фәнис Җиһаншаны шәһәребезгә кунакка чакырдым. Ул бик теләп риза булды, – дип сөенечен яшерми Вәсилә ханым. 
 Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X