Туган як

Татар теленә кызыксыну уята

Түбән Кама шәһәренең «КоVёR» яшьләр үзәгендә Татар малае Ринат Галиәхмәтов һәм ВКонтакте социаль челтәренең «Кызык-мызык» төркеме җитәкчесе Илназ Габидуллин белән очрашу узды. Егетләр һәм кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Ринат Галиәхмәтов өч ел дәвамында тормышындагы яңалыклары белән интернет аша уртаклаша. Үз  челтәрендә авыл көнкүрешен, кызыклы хәлләрне, яшьләр тормышын яктырта. Ринат әйтүенчә, аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та язылган. Яшьләр арасында танылган егет социаль челтәрдә татар контенты булдыру, аны алып бару, кызыклы һәм файдалы итү, язылучылар санын арттыру һ.б. турында сөйләде. Татар теленә кызыксыну уяту өчен, алар төрле чаралар да оештыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: