Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Татар кызы-2018»: сайлап алу туры үтте

Халыкара бәйге быел Татарстанда уза. Бу хокукны якташыбыз Гөлназ Гатина Уфада «Татар кызы-2017» бәйгесендә җиңү алып яулады. Шарт буенча, чираттагы бәйге былтыргы җиңүченең туган төбәгендә үтәргә тиеш. Димәк, финалга кунакларны Казан кабул итәчәк.

5 майда Түбән Камага зональ сайлап алу этабына төрле районнардан барлыгы биш катнашучы килде. Кунаклар жюри рәтендә Гөлназ Гатинаны тиз танып алдылар. Узган елгы җиңүчегә оештыру эшләрендә катнашу йөкләнгән. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Халыкара конкурс дирекциясе әгъзасы Гөлия Мохтарова белән берлектә июньдә узачак киләсе турда катнашучы безнең төбәк лаеклыларын да барладылар. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән җибәрелгән җаваплы вәкилләргә жюри эшендә шәһәр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлнара Закирова, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, «Ковер» яшьләр үзәгенең директор урынбасары Филиция Габдуллина кебек тәҗрибәле белгечләр ярдәм итте.     
Бәйгенең максаты: яшьләрдә гаилә кыйммәтләре тәрбияләү, туган телебезгә, тарихи һәм мәдәни мирасыбызга карата кызыксыну уяту. Кагыйдә буенча, биредә гаилә корып өлгермәгән 17-25 яшьтәге кызлар катнаша ала. Әлбәттә, татар телен һәм гореф-гадәтләребезне белү – төп таләп булып тора. Сайлап алу чыгышларына кызлар милли киемнәрдән килгәнннәр иде. Яр Чаллыдан Фәнзилә Җәмилевага мәдәният идарәсе берничә сәхнә күлмәге тегүдә ярдәм күрсәткән. Ул «Кызыл тау» мәдәният үзәгендә эшли, институтта белемен күтәрә. Шулай ук педагогика көллияте дипломына да ия һәм аның укыту тәҗрибәсе дә бар. 
Үзләрен бар яктан да күрсәтү өчен кызлар презентация әзерләргә тиешләр иде. Биремнәрне тиешенчә үтәгәннәр, аларның язмалары экранда күрсәтелеп торды. Иҗади сәләтләрен барлауда көч сынашканда сәнгатьле уку, җыр, бию осталыкларын сынап карадылар. Чаллыдан Фәнзилә Җәмилева һәм Зәй кызы Ләйсән Әхмәтҗанова икесе дә ханбикә образына тукталганнар икән.  
Шулай да, бәя бирүчеләр аларның Гөлшат Зәйнәшеваның «Сөембикә» шигырен укыганда интонация басымы, яңгыраш, аһәң аермалыгын  күреп алдылар. Сәхнәдә кием бизәлешеннән алып, үз-үзеңне тотышың, хәрәкәт нәфислеге, күз карашыңа кадәр образ тудыруга юнәлдерелә. Сәләтеңне күрсәтер өчен югалып, каушап калмау да бик мөһим. Катнашучыларның  белем дәрәҗәсе һәм күзаллау киңлеге «Сорау-җавап» өлешендә ачылды. Сарман кызы Адилә Газдалиева бию белән мавыга икән. Минзәләдән Ләйлә Минһаҗева балалар бакчасында татар телендә тәрбия бирә алуы белән горурлана, Абдулла Алиш шигырьләренә зур игътибар итә. Зәй ягыннан килгән яшь белгеч Ләйсән Әхмәтҗанова, мәктәптә дәрес биргәндә, артистлык сыйфатларының булуы бик отышлы, ди.  
Киләчәктә үзенең «Ел укытучысы» исеме алачагына ышана. Түбән Камадан Илмира Хәйретдинова «Мисс-КИУ» конкурсында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул балачактан концертларда җырлары белән катнашкан.     
Озак киңәшкәннән соң, жюри киләсе турга ике катнашучыны үткәрде. Алга таба Фәнзилә Җәмилева һәм Ләйсән Әхмәтҗанова  «Татар кызы-2018» финалына эләгү өчен көрәшәчәкләр. Киңәшләргә колак салу да артык булмас, мөгаен, чыннан да, гүзәл затларыбыз фикер тирәнлеген тагын да баету өчен әдәби әсәрләрне күбрәк укысыннар иде, аларның төбәк тарихы турында мәгълүматлары бик аз. Конгресс вәкилләре билгеләп узганча, бәйге таләпләре елдан-ел катгыйлана һәм рухи халәт, эчке дөнья үсешенә игътибар арта бара. 


Халыкара бәйгенең финалы октябрьгә билгеләнгән. Будапешттан, Казахстаннан, Себердән һәм башка төбәкләрдән килергә теләк белдерүчеләр бар инде. Шунысы кызык, җиңүче таҗны бары сәхнәдә генә кия ала. Златоуст шәһәрендә махсус ясатылган кыйммәтле котлау бизәге Бөтендөнья татар конгрессы  карамагында саклана. Концерт чыгышына Динә Гарипова һәм башка сәхнә йолдызларын чакыру турында сөйләшүләр алып барыла. Димәк, йомгаклау өлешен бәйрәм рухында үткәрүгә әзерлек эшләре башланган дип әйтергә була.    
Әлфия Хафизова. Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев