Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ташлыкта шахмат ярышы

Совет заманында безнең Ташлык авылында шахмат уены бик популяр булган. Әле без кечкенә чакларда да, кичләрен агач клубка җыелып, олысы-кечесе шахмат тактасы артында кѳч сынаша иде. Шахмат тактасы берәү генә булганга, хәтта чират торып уйнадылар.

Ул чорларның иң кѳчле «гроссмейстерлары» булып Нәҗметдин Кашапов, Вәзир Шәйхетдинов, Җәлил Кәлимуллин, Рәкыйф Хуҗин абыйлар танылды. Алар белән кѳч сынашып үскән бертуган Зәлиф һәм Рәүф Хәбибуллиннар, Раил һәм Фәсил Хуҗиннар, Галимҗан, Рамил һәм Равил Сәлимовлар, Айрат һәм Айдар Хәмзиннар, Альберт Фазлыев, Илшат Лотфуллин, Назыйм Сәлимов, Нурислам Исмәгыйлев, Мулланур Сәйфулиннар соңрак остазларын да җиңә башладылар. 60 нчы еллар уртасында Яңа урам вәкилләренең авыл башындагы Сәхибгәрәй Нәфыйков амбарына җыелып шахмат уйнаулары мәгълүм. Шахмат «җене» кагылган уенчылар таңга кадәр утырганнар.
Заманалар үзгәрде, илдә шахмат белән кызыксыну кимеде. Смартфоннар, тѳрле гаджетлар ѳстәл уеннарын кысырыклап чыгарды. Дѳрес, авылда шахмат уйнаучылар бѳтенләй бетте дип әйтеп булмый, мәктәпләрдә укучылар арасында турнирлар уздырыла, клубларда уйнаштыралар, ѳйләрендә шахмат тактасы артында гәпләшергә яратучылар да бар, ләкин элеккечә шахмат уенына мѳкиббән булучылар аз. 
Шушы уйлар ирем Айдар белән мине, элеккеге күркәм гадәтләрне яңарту максатыннан, Ташлык авылында шахмат ярышы үткәрергә кирәк дигән фикергә китерде. Шәңгәлче авыл җирлеге депутаты Ленар Ганиев белән киңәшләшкәннән соң, 18  мең 265 сумга шахмат такталары һәм сәгатьләре алдык. Бу эшкә иганәчеләрне җәлеп итәргә туры килде: аталы-уллы Рѳстәм һәм Ленар Ганиевләр, Рамил Сәлимов, Мансур Фазлыев һәм Айдар Хәмзиннәр матди ярдәм күрсәтте. Авылдагы шахмат уйнаучыларны барлап чыкканнан соң, озын гыйнвар каникулларында шахмат бәйгесен башлап җибәрергә булдык. 3-10 гыйнварда барган ярышта 14 олы кеше һәм 7 бала катнашты. Ярышларның баш хакимнәре итеп Айдар Хәмзин һәм Ленар Ганиев билгеләнде. 
Уеннар бик киеренке һәм кызык барды. Беренче кѳннәрдә үк кайбер уеннар кѳтелмәгән нәтиҗәләргә китерде, фаворитлар җиңелде, тырышыбрак, уйлабрак уйнаганнар партияләрне үз файдаларына хәл иттеләр. Балалар арасындагы бәйгедә Самат Хәбибуллин – беренче урынны, аның энесе Инсаф Хәбибуллин – икенче урынны, Рәсүл Ганиев ѳченче урынны яулады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: бертуган Хәбибуллиннар үзләренең данлыклы абыйларының лаеклы алмашчылары икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Ѳлкәннәр арасындагы ярышта беренче урынны, барлык шахматчыларны да җиңеп, Наил Шәйхиев алды. Икенче урында Наил абыйга гына гына оттырган – Виктор Маркелов, ѳченчедә – Нәфис Исмәгыйлев. Уеннарның нәтиҗәләре кѳн саен «В контакте» сайтындагы «Туган авылым Ташлык» тѳркемендә яктыртылып барды. 
11 гыйнварда уенчылар шахмат тактасы артыннан чәй табынына күчеп утырдылар. Бүләкләү тантанасына авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов, Нәфис Исмәгыйлевләр призлар, грамоталар белән килгәннәр, турнирда катнашкан һәр шахматчы бүләкләнде. Уенчыларның хәләл җефетләре чәй табынына күчтәнәчләр җибәргән, Илүзә һәм Венера пешергән бәлешләр, Шәмсия апа алып килгән пирог, Айдар һәм Рамил алып кайткан тәм-томнар табынның яме булды. 
Табын артында барган җанлы сѳйләшү вакытында, 23 февральдә урамнар арасында шахмат турниры үткәрергә һәм Түбән Кама районының берәр авылы командасын Ташлык китапханәсенә иптәшләрчә очрашуга чакырырга карар кылынды. 8 Март бәйрәменә хатын-кызлар ѳчен шашка уены буенча ярыш үткәрергә дә исәп бар. Шахмат беренчелегендә катнашкан уенчыларны Бѳтендѳнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Рѳстәм Ганиев котлады. 
Авылыбызда шахмат уенын яраткан кешеләр күп икән. Эштә булу яки бәйге турында ишетмәү сәбәпле, шактый кеше катнаша алмады. Кайберәүләр килеп читтән күзәтеп кенә йѳрделәр, ә үзләре ярыштан тыш уеннар вакытында бик матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Шахмат уены кешенең уйлау, фикерләү сәләтен үстерә. Гомер буе шахмат уйнаганнар олыгайгач та үз акылларын, зиһеннәрен югалтмыйлар, башкалардан үзләренең ихтыяр кѳчләре нык булуы белән аерылып торалар.
Илүзә ХӘМЗИНА, авыл китапханәчесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев