Туган як

Ташламалы бәяләрдә язылырга ашыгыгыз!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның беренче яртысына газетага яздыру кампаниясе уңаеннан, тагын бер мәртәбә «Язылу ункөнлеге» уздырыла. Әлеге акция кысаларында, 3-13 декабрьдә «Туган як» газетасына ташламалы бәяләрдә язылырга мөмкин.

Бу көннәрдә барлык почта бүлекләрендә дә «Туган як» газетасына тулы комплектка – 600 сум 54 тиеннән, җомга саннарына 501 сумнан язылып булачак. Бу – язылу кампаниясендә газета укучыларыбызга бүләк! Чөнки ташламалы бәяләр 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу бәясеннән арзанрак. Һәм бу бәяләр бары тик 10 көн дәвамында – 3-13 декабрьдә генә гамәлдә булачак. Шуңа күрә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, ташламалы бәядә язылып калырга ашыгыгыз!  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: