Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ташламалы бәяләрдә язылу

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Туган як»ның узган санында язганыбызча, 2021 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу буенча, 11 октябрьгә кадәр «Язылу ункөнлеге» акциясе уздырыла.

Акция барышында «Туган як» газетасына ташламалы бәяләрдә – 574 cум 50 тиеннән язылырга була. Шуны онытмагыз, язылу бәяләре бары тик шушы вакытта гына түбән, ә 12 октябрьдән ул 654 сум булачак. Чагыштырып карагыз һәм, форсаттан файдаланып, арзан бәягә язылып калырга ашыгыгыз. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин. Альтернатив язылу: редакциянең үзеннән килеп (Химиклар урамы, 64 а) алучыларга – 350 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга – 400 сум. Шунысын да искәртәбез: быел Өлкәннәр көне «Язылу ункөнлеге» акциясе уздырыла торган вакытка туры килде. Өлкәннәрне газетага яздыруда иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләгегез булса, әлеге форсатны ычкындырмагыз: әби-бабайларыгызны, әти-әниләрегезне, өлкән туганнарыгызны, күршеләрегезне «Туган як»ка яздырып, аларны сөендерә аласыз. Редакциягә килеп язылучыларга кечкенә бүләкләр һәм татарча китаплар да бирәбез. Шулай ук, инде традициягә әверелгәнчә, редакциягә килеп язылучылар өчен ай дәвамында (октябрь, ноябрь, декабрь) язылганнар арасында бүләкләр уйнатылачак. Әлбәттә, гадәттәгечә, язылу кампаниясе төгәлләнгәч «Туган як»тан бүләк» конкурсы да үткәреләчәк.

фото Гөлия Нигъмәтуллинаның шәхси архивыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев