Туган як

Ташламалы бәяләрдә языл!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2021 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу уңаеннан, күпсанлы газета укучыларыбызның үтенечен исәпкә алып, «Язылу ункөнлеге» акциясе бу яртыеллыкта тагын бер мәртәбә игълан ителә.

Акция барышында ягъни 3-13 декабрьдә «Туган як» газетасына ташламалы бәяләрдә – 574 cум 50 тиеннән язылырга була. Язылу бәясе бары тик шушы вакытта гына түбән, ә 14 декабрьдән ул кабат 654 сум булачак. Әлеге форсаттан файдаланып, арзан бәягә язылып калырга ашыгыгыз.
Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин.
Альтернатив язылу: редакциянең үзеннән (Химиклар урамы, 64 а) килеп алучыларга – 350 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзләренә якын урыннардан килеп алучыларга: язылучылар саны 10 кешегә кадәр – 400 сум, күбрәк булганда – 350 сум.
Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр: быел беренче «Язылу ункөнлеге» Өлкәннәр көненә туры килгән булса, монысы  Әниләр көне тирәсендә була. Шул уңайдан, әниләрегезне, әбиләрегезне, өлкән апаларыгызны ярты елга «Туган як»ка яздырсагыз, бу аларга менә дигән бүләк булыр. Форсатны ычкындырмагыз.
Редакциягә килеп язылучыларга кечкенә бүләкләр һәм татарча китаплар да бирәбез. Шулай ук, инде традициягә әверелгәнчә, редакциягә килеп язылучылар өчен ай дәвамында (ноябрь, декабрь) язылганнар арасында бүләкләр уйнатуны да дәвам итәбез. Әлбәттә, гадәттәгечә, язылу кампаниясе төгәлләнгәч «Туган як»тан бүләк» конкурсы да үткәреләчәк (анысында почтада язылганнар да катнаша).

Л.Заһретдинова фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: