Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ташламалы бәяләрдә!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2020 елның икенче яртысына газетага яздыру кампаниясе уңаеннан, «Язылу ункөнлеге» уздырыла. Әлеге акция кысаларында, 20 апрельдән 30 апрельгә кадәр «Туган як» газетасына ташламалы бәяләрдә язылырга мөмкин.

Ул көннәрдә барлык почта бүлекләрендә (әлбәттә, коронавируска бәйле рәвештә, газетага яздыруыны почта таратучылар башкара) һәм редакциянең үзендә дә, «Туган як» газетасына – 586 сум 92 тиеннән язылып булачак. Алдагы саннарда хәбәр ителгәнчә, икенче яртыеллыктан газета атнага бер мәртәбә генә чыгачак. «Туган як»ның яңача язылу индексы – П 9465. Редакциянең үзенә килеп язылырга теләп тә, андый мөмкинлеге булмаганнар, хәзерге вакытта язылу тәртибе турында редакциягә шалтыратып белешә алалар.
«Язылу ункөнлеге» акциясе уңаеннан билгеләнгән ташламалы бәяләр бары тик 10 көн дәвамында – 20-30 апрельдә генә гамәлдә булачак. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Өегездән чыгып та йөрисе түгел, үзегезнең почтальоннар өегезгә килеп мөрәҗәгать иткәндә, газетага язылып калырга ашыгыгыз!

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев