Туган як

Ташламалы бәя белән язылыгыз

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның беренче яртысына газетага яздыру кампаниясе уңаеннан, тагын бер мәртәбә «Язылу ункөнлеге» уздырыла. Әлеге акция кысаларында, 3-13 декабрьдә «Туган як» газетасына ташламалы бәяләр белән язылырга мөмкин.

Бу көннәрдә барлык почта бүлекләрендә дә «Туган як» газетасына тулы комплектка – 600 сум 54 тиеннән, җомга саннарына 501 сумнан язылып булачак. Бу – язылу кампаниясендә газета укучыларыбызга бүләк! Чөнки ташламалы бәяләр 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу бәясеннән арзанрак. Һәм бу бәяләр бары тик 10 көн дәвамында – 3-13 декабрьдә генә гамәлдә булачак. Шуңа күрә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, ташламалы бәя белән язылып калырга ашыгыгыз!  

«Мунча ташы»на билетлар бар!

10-12 декабрьдә редакциягә килеп «Туган як»ка язылучыларга Түбән Кама «Мунча ташы» эстрада театры тамашасын карау мөмкинлеге дә бар. һәр елдагыча, театр администрациясе «Туган як» газетасына язылучыларга да чакыру билетларыннан өлеш чыгарды. Редакциядә билетлар аз санда булганлыктан, 15-18 декабрьдә Халык иҗаты йортында булачак «Телсез авыз» дигән ул тамашаларга билетларны язылучыларга конкурс тәртибендә бирәчәкбез. Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: