Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тарих – аның мәхәббәте

Шәһәрдәшебез Мансур Ганиев «үз нәселен белгән кеше бай була» дип саный. Вакытын да, көчен дә кызганмыйча, ул нәсел агачын 1600 елга кадәр төзегән. Моннан кала, дүрт авыл тарихын ачыклаган.

Мансур ага бабалары турында кечкенәдән үк белергә теләгән. Лаеклы ялга чыккач кына хыялын тормышка ашырган. Биш елы Түбән Кама, Казан, Мәскәү архивларында узган. Нәтиҗәдә, 11 нче буынга кадәр шәҗәрәсен төзегән ул. Ачыкланганча, Ганиевләр элек Чипкинеевлар фамилияле булган. Нәселе дә – морзалар нәселе икән. 
– 1640-1660 елларда Тимкәй Чипкинеевкә Романов патша Әлки районында җир бүләк иткән. Ул исә Абдул-Салман авылына нигез салган. Чипкинеевлар нәселе шуннан башланган, – дип аңлата Мансур Ганиев.
Төзегән шәҗәрәсендә 1450 исем урын алган. Тарихчы әлеге кешеләрнең язмышлары турында да мәгълүмат тапкан. Аларның шәҗәрәләрен дә төзегән. 
Тарих – аның мәхәббәте. Аның турында язмалар «Туган як» газетасында да, республика басмаларында да даими чыга. Мансур ага ата-бабаларны белүнең әһәмиятен мәктәп балаларына да аңлата. Күптән түгел ул Казаннан кайткан. Шәҗәрәсен «Минем нәсел агачым» республикакүләм конкурсына тапшырган. Уңышлар телибез. 

Фотоларда: Һәвәскәр-тарихчы Мансур ага Ганиев; 1450 исемне үз эченә алган шәҗәрәнең бер өлеше.
Алсу Арсланова фотолары.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев