Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Таныклыктан мәхрүм итсәләр

Хәзерге вакытта тормышыбызны автомобильсез күз алдына китерү дә кыен, әмма кайчак гади генә кагыйдәне бозган өчен дә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Йөртүчеләр юридик мәгълүматны белмичә, еш кына үз хокукларын яклый алмый. Шуңа күрә ЮХИДИнең матбугат хезмәте тәкъдим иткән белешмәлек түбәнкамалылар өчен файдалы булыр.

Машина йөртү хокукыннан кем мәхрүм итә ала?

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү карарын юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре кабул итә ала. Әмма аның таныклыкны алырга хокукы юк, ул судка тапшырыр өчен документлар гына әзерли. Күзәтү камералары төшереп алган очракта, кагыйдә бозу очраклары өчен мондый җәза бирелми. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында хөкемне суд кабул итә. 

Машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм итү вакыты

Ул бер айдан ким һәм өч елдан артык булмаска тиеш. Әмма кагыйдә бозучы машина йөртү хокукы кайтарылмаган килеш, кабат шундый ук җәзага тартылса, яңа карар беренче җәза вакыты тәмамлангач үз көченә керә. Йөртүчене гадәттән тыш очракларда машина йөртү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Мәхрүм ителү вакыты суд карары үз көченә кергәч башлана. Таныклыкны өч көн эчендә ЮХИДИгә тапшырырга кирәк, юкса җәза вакыты озайтыла. 

Таныклыкны ЮХИДИгә ничек тапшырырга?

Аны суд карары копиясе җибәрелгән бүлекчәгә тапшырырга кирәк. Әмма суд карары, гаепләнүченең яшәү урыны буенча чыгарылып, ул бу урыннан ерак яшәсә, аны башка бүлекчәгә дә тапшырырга мөмкин. Хезмәткәрләре таныклыкны кабул итмәсәләр, аны шул ук бүлекчәгә заказлы хат белән дә (эчендә исемлек һәм белдерү кәгазе алу турында документ булырга тиеш) җибәрергә мөмкин. Түбән Камада машина йөртү таныклыгы ЮХИДИнең 216 нчы бүлмәсенә тапшырыла.  

Таныклыкны ничек кайтарырга?

Моның өчен машина йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан бирергә һәм барлык штрафларын түләргә тиеш.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев