Туган як

Танылган хәйрияче Әсгать ага Галимҗанов вафат

Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов 80нче яшендә якты дөньядан китеп барды. Әсгать Галимҗанов белән хушлашу иртәгә, 4 гыйнварда, 10:00дә Менжинский мәдәният йортында (Карл Маркс ур., 26) була. Казанның колхоз базарында олаучы булып эшләп, үзенең абзарында терлек асрап (үгезләр саны 300 башка кадәр җиткәне булган), замандашыбыз аларны саткан акчага илебез, шул...

Татарстанның танылган хәйриячесе Әсгать Галимҗанов 80нче яшендә якты дөньядан китеп барды. Әсгать Галимҗанов белән хушлашу иртәгә, 4 гыйнварда, 10:00дә Менжинский мәдәният йортында (Карл Маркс ур., 26) була.

Казанның колхоз базарында олаучы булып эшләп, үзенең абзарында терлек асрап (үгезләр саны 300 башка кадәр җиткәне булган), замандашыбыз аларны саткан акчага илебез, шул исәптән республикабыз балалар йортларына, балаларны тернәкләндерү үзәкләренә, картлар йортларына төрлечә матди ярдәм итеп торды, җиңел машина, 75 пассажир автобусы бүләк итте.

Казан үзәгендәге Хәйрияче һәйкәленең үрнәге нәкъ менә ул булды. Ә.Галимҗановның актив хәйрия эшчәнлеге югары дәүләт бүләкләре - "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденнары, Л.Толстойның "Балаларны яклау эшенә керткән өлеш өчен" алтын медале белән бүләкләнде, "Казанның мактаулы гражданы" исеме бирелде. Ул хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы әгъзасы иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: