Туган як

«Таләпләр катгыйлыгы җитдирәк эшләргә этәрә»

Разил Вәлиев исемендәге премиягә әдәби бәйгенең соңгы туры үтте. Җиңүчеләр билгеле. Бүләкләү тантанасы май аенда узар дип көтелә.

Быелгы чара бик тә үзенчәлекле. Иң сәләтле яшь каләм ияләрен егерменче тапкыр барладылар. Соңгы тур Г.Тукай исемендәге китапханәдә үтте. Яңартылган залларда бик хозур һәм тантаналы.  Дулкынландылар, әлбәттә. Йомшак күз карашлары белән каушамаска чакырсалар да, шәһәребезнең мәртәбәле каләм осталары алдында чыгыш ясау гаять җаваплы. Каршыда китап артыннан китап чыгарып торучы Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары утыра бит. Чыннан да, тәҗрибәле жюри укучылар иҗатына таләпчән күзлектән карады.    
Быел барлыгы 45 укучы катнашырга теләк белдергән, араларында хәтта беренче сыйныф укучылары да бар. Шуларның 16 сы йомгаклау турына җитте. 35нче лицей укучысы Ильяс Гыйниятуллинның дүртенче ел рәттән килүе икән. Татар теле укытучысы Гөлүсә Яруллина таләпләр катгыйлыгын тагын да җитдирәк  эшләргә этәргеч дип кабул итә. «Ильяс беренче елларда туган авылы матурлыгын мактап язса, хәзер инде шул табигатьне, чишмә-сулыкларны, яшеллекне саклау турында уйлана. Фикер йөртүне үстерү өчен күп белергә, сүз байлыгын арттырырга кирәк. Эзләнәбез, укыйбыз. Каләм чарлануы сизелә, быел менә җиңүчеләр өчлегенә кердек», – ди ул.
Табигатьне  җәберләүгә битараф  калмаган бала беркайчан да яман юлга басмас. 
Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Мирхазова матур әдәбиятның әхлакый көченә нык ышана һәм темаларның төрләнүен, кабатланмавын алга китеш дип саный. «Элегрәк күпчелек әниләргә, укытучыларга багышланган шигырьләр белән мавыккан булсалар,  хәзер эчке халәт, теләк-хыял, үзара мөнәсәбәт темаларын ачуга кадәр үстеләр. Уңышларына куанабыз. Хәер, финалга җитүчеләрнең берсенең дә күңелен төшерәсе килми, шуңа без тел байлыгына, рифма алымнарына караган өстәмә сораулар бирәбез һәм аерым номинацияләрдә билгеләп үтәргә тырышабыз», – ди жюри эшендә һәм  төрле милли проектларда яшь буын иҗатын даими күзәтеп килүче каләм остасы.
Бәйге шарты буенча, катнашучы кәгазь битенә тәлгәш булып төшкән уйкичерешләрен үз башкаруында тәкъдим итәргә тиеш. Әсәрләрне тыңлаганнан соң,  Рифкать Имаев сәнгатьле уку осталыгын күтәрергә кирәклегенә басым ясады. Җиде шигырь җыентыгын чыгаруга ирешкән Рифкать ага әдәби  бәйгеләрнең әһәмиятен сәяси яссылыкта бәяли һәм татар теле тирәсендәге  бүгенге катлаулы вәзгыятьтә аларны тагын да ешрак үткәрергә кирәк дип саный. Милли белгечләр кайдадыр тәрбияләнергә тиеш бит. 
Киләчәктә мәгариф, мәдәният, матбугат өлкәсен сайларга теләсә, монда беренче осталык дәресләрен үтте инде бу балалар. «Карагыз, нәкъ шушы көннәрдә «ТНВ –Яңа гасыр» каналы җитәкчесе Илшат Әминов татар журналистлары җитмәвен ачыктан-ачык таныды һәм КФУда өч студентны стипендиат итеп укытачакларын белдерде.  
Безнең үзебезнең татар басмалары өчен хәбәрчеләрне дә соңгы вакытта еш эзлиләр. Ә телевидениедә эшләүчеләр телне камил белү өстенә риторика осталыгына да ия булырга тиеш. Әминов, әнә, аннан да югары таләпләр куя, туган телебездә фикерли алучы белгечләр эзли. Жюри әгъзалары буларак әйтелгән кайбер искәрмә һәм киңәшләребез яшь катнашучыларга катгый булып ишетеләдер, бәлки. Шигырь рифмадан гына тормый, эчке ритм, гади караштан читтә калганны тоемлау төшенчәсе белән дә таныш булырга тиешсез. Беренче адымнарыгыз уң булсын, дибез. Кимчелекләр өстендә бүген тырышып эшләсәгез, иҗат дөньясына аяк басу җиңелрәк үтәр», – дигән уйларын җиткерде Рифкать ага.  
Ике дистә ел эчендә конкурс аша барлыгы 2000 гә якын катнашучы үткән. Араларыннан татар матбугаты белгечләре дә чыккан икән. «Чулман» газетасыт мөхәррире Айгөл Гәрәева һәм НТРның татар редакциясе җитәкчесе Гөлия Нигъмәтуллинаның беренче язмаларын, кайчандыр, шушы чара кысаларында бәяләгәннәр. 
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина чараның төп максатын туган телебезгә мәхәббәт уятуда күрә. «Әйе, кызыксыну гына җитми, телебезне ярату кирәк. Әдәбият юлына аяк баскансың  икән, классикларыбызны йотлыгып укы, тел дәрьясына кереп чум, күңел түренә үтәрдәй сүзләр тап, гел үсештә бул», – ди ул. 
Быел беренче урынга 7нче мәктәптән Камилә Шакирҗанова лаек булды. Икенче урынны Ильяс Гыйниятуллин (35нче лицей), ә өченче урынны  Алия Әхмәтова (Зур Афанас авылы мәктәбе) алды. Җиңүчеләрне котларга Разил Вәлиев үзе кайтыр дип көтелә. Традиция буенча, бүләкләрне халык шагыйре тантаналы рәвештә тапшыра, яшь каләм тибрәтүчеләр белән якыннанрак таныша һәм җылы теләкләре белән яңа үрләр яуларга илһам көче өсти. 
Әлфия ХАФИЗОВА. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: