Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Талантлар арабызда гына

Түбән Кама бала табу йорты янында торган «Ана һәм бала» сыны хәзерге вакытта Мәскәүдә икән. Белгечләр аның төгәл күчермәсен ясау белән мәшгуль. Ә перинаталь үзәкнең битараф булмаган хезмәткәрләре исә әлеге һәйкәлнең аскуймасын буш тотасылары килмәгән.

Яңа туган балалар бүлегендә санитар булып эшләүче Ксения Казачок күптән түгел анда бала тоткан хатын-кыз сыны ясап урнаштырган. Ул аны  гипслы бинтлардан папье-маше ысулы белән ябыштырып ясаган. Соңыннан эченә ташлар тутырып, буяп та куйган. Ксения рәсем дә ясый белми һәм элегә кадәр сәнгатьнең мондый төре белән бөтенләй шөгыльләнмәгән. Аның иҗатыннан барысы да канәгать калган. Буш торган аскуймада хәзер вакытлыча әлеге «Ана һәм бала» сыны торачак.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев