Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тагын күчерделәр...

Яңа маршрут челтәрен апрельдә җибәреп булмаячак.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» җыелышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов хәбәр итеп, «куандырды».

Зур вакыйганы быел җәйгә күчерделәр. Кешеләр автобус йөрешеннән, дөресрәге, йөрмәвеннән гарык. Яңа транспорт компанияләрен дә җәлеп итеп карадылар, автобуслар да сатып алдылар. Тик хезмәт хакы һәм эш шартлары шундый булгангамы, йөртүчеләр җитми. Нәтиҗәдә, сатып алынган транспорт тик тора, ә кешеләр автобусны ничек көттеләр, шулай көтүләрен дәвам итәчәк.

Транспорт реформасы турында сүз күптән бара. Аның нәтиҗәсендә вахта һәм шәһәр рейсларын бердәм муниципаль челтәргә берләштермәкчеләр.

Реформаның тагын бер мөһим элементы итеп «Навитранс» платформасында диспетчерлык үзәген оештыруны атыйлар. Үзәк пассажирларны йөртүне күзәтәчәк һәм идарә итәчәк, шулай ук маршрут челтәрен планлаштырачак. Ленар Әхмәтов әйтүенчә, нәтиҗәдә, халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак. Диспетчерлык үзәген мартта сынап карамакчылар.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев