Туган як

Тагын бер һәйкәл өстәләчәк.

Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры янында тагын бер һәйкәл өстәләчәк.

Яңартылган мәйданны ачу тантанасын 22 сентябрьгә – Шәһәр көненә планлаштыралар. Биредә брусчатка яңартылган, чи­ратта – баскыч ясау эшләре. Өстәвенә, бронзадан ясал­ган берничә һәйкәл урнаш­тыру каралган. «Бер компози­ция «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре буенча ясалган. Ос-таханәдә бабай һәм малай уты­ра. Бабай сабыйны эшләргә өйрәтә», – дип аңлата Түбән Кама шәһәренең баш архи­текторы Эмиль Сираҗетдинов. Сын әле әзер түгел, әмма аның биеклеге ике метр булачагы билгеле. Мәйданны үзгәртеп кору проекты шәһәребез һәм Казан архитекторлары тара­фыннан эшләнде.

Фото https://www.e-nkama.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: