Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тагын бер тапкыр «Язылу ункөнлеге»

2020 елның икенче яртысына газетага яздыру кампаниясе уңаеннан, газетага язылырга теләк белдерүчеләрнең күпсанлы сораулары буенча, «Язылу ункөнлеге» акциясе тагын бер мәртәбә үткәрелә – 1-10 июнь аралыгында «Туган як»ка ташламалы бәяләрдә язылырга мөмкин..

Әлеге акция барышында «Туган як» газетасына 586 сум 92 тиеннән язылырга була. Бу акция төгәлләнгәч, язылу бәясе – 633 сум булачак. Чагыштырып карагыз, нәтиҗә ясагыз һәм, вакытны озакка сузмыйча, арзанрак бәягә язылып калырга ашыгыгыз!

Язылучыларга призлар уйнату

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Язылу кампаниясе ахырына кадәр, редакциянең үзенә килеп язылучылар арасында бүләкләр уйнату турында да тагын бер мәртәбә искәртәбез. Алдан хәбәр итүебезчә, алар ике төрле форматта уза.
Беренчесе – конкурс тәртибендә, язылу кампаниясе тәмамланганчы, атна дәвамында язылучылар арасында призлар уйнатылачак. Узган атнада килеп язылучылар өчен призлар уйнатылды инде.
Икенчесе – «Үзең языл + пенсионерны яздыр» акциясе кысаларында язылу кампаниясе тәмамлангач, шулай ук редакциягә килеп язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. Моның өчен, үзеңне генә түгел, тагын бер яки ике өлкән кешене (туганыгызны, күршегезне, танышыгызны яки берәр инвалидны һ.б.) редакциянең үзенә килеп «Туган як»ка яздырсагыз, шулай ук приз уйнату исемлегенә теркәләчәксез. Монысында инде эш бүләктә генә дә түгел хәтта, йогышлы авыру пандемиясе вакытында, өлкән кешеләргә ярдәм, шәфкатьлелек акциясе дә булып тора бу.
Әлеге акцияләрдә редакциягә (адрес: Химиклар ур., 64а йорты. Тел.: 43-17-57, 42-33-33) килеп язылучылар гына катнаша.
Өченчесе – һәр ярты ел саен уздырыла торган «Туган як»тан бүләк дигән традицион отышларны бу яртыеллыкта да уздырачакбыз. Анысында инде почталарда язылганнар да катнаша.

Каенлы авылы халык театры җитәкчесе Разия Якупова / фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев