Туган як

Табигатьне саклап

Түбән Кама экология-биология үзәгенең «Мәктәп урманчыгы» түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар питомниктан 20 төп имән алып кайтып, шәһәр ишегалларына утыртуда катнашканнар.

Питомник Красный Ключ мәктәбендә урнашкан. 2010 елда Татарстанда булган көчле янгыннардан соң Беларусь хәйриячеләре республикада урманнарны яңарту өчен үсентеләр бүләк иткән. Хәзер алар күчереп утыртырлык булып үскән. Мәктәп укучылары үсентеләрне Түбән Камада танылган бакчачы Сергей Никонов җитәкләгән «Искусство жизни» («Тормыш сәнгате») хәрәкәте һәм «Лес» («Урман») җәмгыятьләре әгъзаларына тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: