Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Табигать хозурлыгын чагылдырып

Шәһәр музеенда рәссам Галимҗан Мөбарәкҗан улы Гариповның 50 гә якын иҗат эше урын алды.

Күргәзмәгә тәкъдим ителгән әсәрләрдә табигатьнең сихри матурлыгы, ел фасылларының алмашынуы тасвирланган. Аның һәр эшендә ниндидер бер кечкенә генә сер бар сыман. Табигать күренешләре шулкадәр чын, ышандырырлык итеп ясалган, хәтта үзеңне урман-кырларда кебек хис итәсең. Мәһабәт агачлар арасына алып керүче бормалы юл, кышкы сихри тынлык, матур чәчәкләр, Чулман буе, Урал ягы табигате һәркемне үзенә җәлеп итеп, күңелне тартып тора.
Тумышы белән рәссам хозур табигате белән дан тоткан Мамадыш якларыннан. Кечкенәдән үк тыйнаклыгы белән аерылып тора. Язмыш аны Урал яклары белән дә бәйли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң,  ул рәссам-бизәүче булып эшли.  
Урал якларын калдырып, кабат туган ягы Мамадыш якларына әйләнеп кайта, кинотеатрда рәссам булып эшли.
1980  елдан Түбән Кама шәһәрендә яши. «Нефтехим» берләшмәсенең ремонтлау-механика заводында рәссам-бизәүче була.    
Шунысы искиткеч: махсус сәнгать белеме юк, ул – үзешчән рәссам. Галимҗан Гарипов үзенең иҗатында камиллеккә, биеклеккә омтыла.
Галимҗан Гариповның бүгенге көнгә 11 шәхси күргәзмәсе оештырылган. Тырыш хезмәте, сокланып туя алмаслык  иҗаты өчен, дипломнар һәм мактау грамоталарына лаек булган. Өлкәара һәм шәһәркүләм оештырылган күргәзмәләрдә актив катнаша.     
Табигатьтәге төсләргә, гүзәллеккә дан җырлаучы, ул төсләрне үзенә генә хас осталык белән картиналарында чагылдыра белүче рәссамның бай иҗаты белән якыннанрак танышу өчен шәһәр музеена чакырабыз.
Дания ВӘЛИЕВА, шәһәр музее хезмәткәре. 
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев