Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Табиблар янына – махсус машиналарда

Үз сәламәтлегеңне тикшерү, анализлар тапшыру, тар белгечләрнең консультациясен алу тагын да җиңеләйде. Түбән Кама районында 65 яшьтән өл-кәнрәк кешеләрне медицина тикшерүенә махсус автомобиль йөртә.

Бу машина районның иң ерак авылларына бара һәм аз хәрә-кәтләнүче кешеләрне һәм арбадагы инвалидларны йөртү өчен җайлаштырылган. Ул биш кешегә исәпләнгән, бер урын – арбада утыручы инвалидлар өчен. Хәзерге вакытта куркынычсызлык кагыйдәләре таләп иткәнчә, машинада дүрт кеше, шул исәптән, озата баручы гына йөри.
Бу автомобиль Түбән Кама районында узган елның сентябрен-нән йөри башлады. Районда яшәү-челәрне ФАПларга һәм шәһәр поликлиникаларына йөртү буенча план төзелгән. Медицина хезмәткәрләре өлкәннәрнең исемлекләрен әзерлиләр, аларга шалтыратып, хәбәр итәләр, ә Түбән Каманың «Шәфкатьлелек» үзәге хезмәткәрләре маршрутларны төзиләр.
65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризациягә авыл җир-лекләрендәге фельдшер-акушерлык пунктларына алып киләләр. Әгәр аларга аерым белгеч-ләрнең консультациясе яки җиһазларда тикшерү кирәк булса (мәсәлән, маммография – 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен мәҗбүри еллык процедура), авыл кешеләрен Түбән Кама үзәк хас-таханәгә китерәләр.
– Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Быел 23 марттан пандемия булу сәбәпле тукталып та торды. Август аенда автомобиль ярдәме белән 65 яшьтән өлкәнрәкләргә ФАП табиблары язып биргән дару препаратлары һәм медицина әйберләрен китердек, ә 1 сентябрьдән кешеләрне медицина оешмаларына йөртә башладык, – ди «Милосердие» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Сабирова.
Гөлнара Шишкина фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев