Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Табиблар җитмәгәч...

1 нче поликлиникага терапевтка «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылып булмый. Килеп, чират торырга кирәк.

Терминал аша аерым белгечләргә яки анализ бирергә генә язылып була. Мондый хәл 1нче поликлиникада гына күзәтелә. Сә-ламәтлек саклау идарәсендә моны табибларның җитмәве белән аңлаттылар. 80 мең кешегә нибары 15 табиб туры килә. Ә алар янына килүчеләр арасында тән температурасы югары булганнары да бар.
Андыйларның поликлиникага кермәүләрен сорыйлар. Температуралы килеш килүчеләр өчен аерым керү урыны булган бүлмәләр каралган. Анда дежур табиблар кабул итә. Килергә хәлегез булмаса, дүшәмбе-җомга көннәрендә – 7.00-15.00 сәгатьтә, шимбә 8.00-14.00 сәгатьтә регистратурага шалтыратып, табибны өегезгә чакырта аласыз. 1 нче поликлиника (Менделеев ур., 46) номеры – 24-35-55 һәм 24-35-02; 2 нче поликлиникага (Төзүчеләр ур., 10д) 24-34-02 һәм 24-34-05 номерлары белән шалтыратып була.
Көн саен поликлиникага 150 ләп кеше шалтырата. Ә бу терапевт өегезгә бик соң да килергә мөмкин, дигән сүз. Шуңа күрә, түбәнкамалыларны сабыррак булуларын һәм табиб эшен ихтирам итүләрен сорыйлар.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев