Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Табиблар балык та тота

Түбән Кама медицина хезмәткәрләре ял көннәренең берсен табигать кочагында үткәрделәр. Инде күркәм традициягә кергән «Балык кап-2018. Җәйге сезон» балык тоту «чемпионаты» уздырдылар.

Бу юлы ярышта 8 команда катнашты. Ярышларны күптармаклы район үзәк хастаханәсе  табиблары, шул исәптән, рентген ярдәмендә диагноз куючы һәм дәвалаучы табиб Рафаэль Кудаяров оештырды..
Элек балык тоту ярышлары шәһәрдән еракта оештырылса, бу юлы ерак китмәделәр, шәһәрдән 30 чакрым ераклыктагы бер елга янында тукталдылар. Килеп урнашуга табиблар 2 кешедән торган командаларга бүленделәр. Җирәбә салу тиз узды. Һәм иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә ярышлар башланды. 
Оештыручылар балык тотарга 2 сәгать вакыт биргән иде. Беренче балыкны рентгенолог Мөҗип Талипов командасы тотты. Сүз уңаеннан, ул – катнашучыларның иң өлкәне һәм тәҗрибәлесе. Ләкин соңыннан бәхет бу командадан читкә китте. Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынны хирурглар Роман Каракулов һәм Роберт Вәлиев командасы яулады. Икенче урынны – КДП кан тамырлары хирургы Руслан Шакиров һәм 1нче поликлиника фельдшеры Чулпан Сафина, өченче урынны нур диагностикасы бүлеге рентгенологы Мөҗип Талипов һәм рентген-лаборант Наталья Васильева алды. 
Шулай ук төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Әйтик, «Иң актив балык тотучы» – 1нче поликлиниканың теркәү бүлеге өлкән шәфкать туташы Альмира Шәмсетдинова, «Иң актив катнашучы» – табиб-нарколог Рамил Сөнгатуллин. Сүз уңаеннан, ул күп еллар элек беренче тапкыр әлеге ярышларны башлап җибәргән кеше. «Фортех-НК» ҖЧҖ директоры Раил Шәмсин – «Иң актив иганәче» ә Илнар Миңнегалиев «Иң актив оештыручы» буларак бүләкләнде. 
Эләккән балык әллә ни күп булмаса да, уха пешерергә җитте. Бай өстәл һәм дустанә җылы мөнәсәбәт – ял итү өчен менә дигән мөмкинлек. Өстәвенә, мондый ярышларны оештырырга иганәчеләр дә бик теләп булыша.
Алсу ЮМАТОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев