Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Табиб рөхсәте кирәкми

Бассейнга йөрергә теләге булган 12 яшьтән өлкәнрәкләргә, табибтан рөхсәт кәгазе алу мәҗбүри түгел икән.

Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Ренал Гәрәев сүзләренә караганда, бассейнда санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлеп, нинди дә булса тискәре вакыйга теркәлмәгән очракта, белешмә таләп итү, дөрес түгел. Мәҗбүри рәвештә медицина тикшерүе узуны таләп итү, кулланучыларның хокукларын бозу булып чыга.
Тик «мин сезгә белешмә күрсәтергә тиеш түгел» дип үз хокукларын яклаучыларны шыпырт кына бассейнга кертмәскә башка ысуллар табылмаса – монысы икенче мәсьәлә. Әйтик, хәзер бассейнга керергә теләүчеләр шактый күп, һәм, шунлыктан сезгә «буш урыннар юк» дип, сәбәп табулары бик мөмкин. Яки, киресенчә, йогышлы тире авырулы кешеләр дә бассейнга килеп, андагыларга әйтик, корчаңгы йоктырып китмәсләрме?..
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев