Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сыналасыгыз киләме?

27 октябрьдә 13.00 сәгатьтә шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә (Яшьлек ур., 13) «Татарча диктант» акциясе узачак. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

12.00 сәгатьтә диктант шәһәрнең 15 нче мәктәбендә һәм барлык авыл мәктәпләрендә узачак. Бу акциядә быел Россиянең 60 төбәге, 20 чит ил һәм 10 меңләп милләттәшебез катнашыр дип көтелә. Теркәүне диктант башланырга 15 минут кала үтәргә кирәк. Тексты Гаяз Исхакый әсәреннән алынган. Эшләрне Казан федераль университетының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе укытучылары тикшерәчәк. Нәтиҗәләр 10 ноябрьдән соң катнашучының электрон почтасына җибәреләчәк. Өстәмә мәгълүматны телефоннан 8 (843) 236-49-66 номерына шалтыратып алырга мөмкин.  
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев