Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сөйгән халкым көтә якты Сабантуй иртәсен

Түбән Камада татар халкының иң яраткан бәйрәмнең берсе иртәгә – 12 июньдә узачак.

Онлайн бәйрәмнең тәме дә, яме дә юк аның. Уйнап, биеп, җырлап бәйрәм итмәсәң, нинди Сабантуй булсын ди ул?!

Шуңа да бәйрәмне аеруча көтеп алдык. Ул быел, һәр елдагыча «Ильинка» мәдәни-спорт комплексында узачак. Өч атна дәвамында шәһәрдә һәм «Ильинка»да репетицияләр барды. Бәйрәмдә, га-дәттәгечә, күп санлы артистлар һәм мәктәп укучылары катнашачак. Быелгы Сабантуйда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, шулай ук Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгы темалары чагылыш табачак, диләр оештыручылар.

Сабантуй шәһәрдәшләребез яратып өлгергән традицияләргә һәм яңалыкларга бай булачак. Кунакларны сәхнәлештерелгән тамаша, җирле артистлар чыгышы, «Осталар шәһәре» экспозициясе, «Авылым мәйданчыгы», балалар һәм олылар өчен уен мәйданчыклары, күңелле ярышлар көтә.

Шәһәрнең һәр предприятиесе Сабантуйга үз мәйданчыгын әзерли. Бәйрәмдә шәһәрдәшләр һәм кунаклар кызыклы композицияләрне, татар телендә сөйләшүче роботны, колга аякта йөрүчеләрне, дага сугучы тимерчене күрә алачак.

Тагын бер мәйданчыкта ТОСЭР предприятиеләре вәкилләре урын алачак. Алар Түбән Камада тормышка ашырган проектлар белән таныштырачак. Төзүчеләр мәйданчыгында Түбән Каманың төрле елларда төшергән фотолары урнаштырылачак.

– Бу бик кызыклы тәкъдим. Кешеләр бу фотоларны күреп, хатирәләрен яңарта алачак, – диде Түбән Кама шәһәр мэры Айдар Метшин.

Сабантуйның тагын бер бизәге булып рәссамнар күргәзмәсе ачылачак. Китапханәләр системасы да үз өлешен кертергә әзерләнә. Китапханәчеләр милли әдәбият күргәзмәсе белән таныштырачак. Хәзергә аңа соңгы әзерләнү эшләре бара.

Автобуслар иртәнге сәгать 7 дән өч урыннан – Тынычлык-Чулман урамнары, Корабельная-Студентлар урамнары киселешеннән һәм «Шинник» спорт комплексы каршыннан йөри башлар дип көтелә. Бару-кайту бәясе 50 сум тәшкил итә.

– Сабантуйда шулай ук ат чабышлары һәм көрәш тә булачак. Алдан хәбәр иткәнебезчә, быел батырларга автомобильләр түгел, ә акчалата бүләк бирелә. Өстәвенә, көрәштә җирле пәһлеваннар гына түгел, Татарстаннан, Россиядән, хәтта чит илдән килүчеләр дә көчләрен сынап карый ала, – ди спорт идарәсе җитәкчесе Александр Клипачев.

Сабантуй бәйрәменә күп кенә дәрәҗәле кунаклар чакырылган. «Ильинка» мәдәни-спорт комплексында узачак бәйрәмдә ТР ның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ТР ның атказанган артисты Филүс Каһиров, күп кенә фестивальләр һәм конкурслар җиңүчеләре Айрат Сафин һәм ди-джей Радик, татар эстардасында яңа кабынучы йолдыз Рузилә Хәертдинова чыгыш ясаячак.

12 июньдә Кармалыда һәм Благодатнаяда авыл бәйрәме узачак, Сабантуй бәйрәме 13 июньдә 10.00 сәгатьтә – Югары Чаллы һәм Иске Чишмә авылларында, 11 сәгатьтә – Олы Афанас, Колмакчы, Түбән Уратма, Болгар, Шәңгәлче, Ширәмәт авылларында, 14.00 сәгатьтә – Кама Аланы бистәсендә, 15.00 сәгатьтә – Трудовой бистәсендә, 16.00 сәгатьтә Кызыл Яр авылында башлана

Фото:https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X