Туган як

Сугышлар булмасын, дип сорый

Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.

Әниебез Рәшидә Әхтәм кызы Бариева Каенлы авылында күп балалы гаиләдә сигезенчесе булып туган. Әни мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга кергән, ләкин Бөек Ватан сугышы хыялларын җимергән, таптаган. Аңа укуын ташлап, авылга кайтырга, эшкә чыгарга туры килгән. Өч абыйсы сугышка киткән, аларның берсеннән-берсе кечкенә балалары калган. Әни колхозда секретарь булып та, башка эшләрдә дә хезмәт куйган. Өйдә абыйларының балаларын карашкан. 
Әни яшьтән үк изге күңелле, акыллы булуы, эш сөючәнлеге белән аерылып торган. Бик күп авылдашлары кебек ул да ачлыкны, ятимлекне, тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Сугыш беткәч тә, рәхәт тормыш тиз генә килмәгән. Абыйларының икесе әйләнеп кайтмаган. Берсенең – өч, икенчесенең бер баласы ятим калган. Әни бәхетен сынап, тагын бер тапкыр институтка кереп карамакчы булган. Әмма анда, беренче чиратта, фронттан кайтканнарны гына алганнар. 
1951 елда әни үзенең булачак тормыш иптәшен – әтиебезне Шамил Барый улын очраткан. Әти Болгар авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1942 елда мәктәпне тәмамлаган егетне бер елдан Бөек Ватан сугышына озатканнар. Фашист гаскәрләрен Германиягә кадәр куып барган, аңа Япон сугышында да катнашырга туры килгән.
Әти туган якларына зур бүләкләр белән кайткан: ике «Кызыл Йолдыз» ордены, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Кенигсбергны алган өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан аңа беренче дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы ордены» тапшырыла. 
Кайткач, әти Ширәмәт районында эшләгән. Аңа иң авыр һәм җаваплы эшләрне йөкләгәннәр. Сугышта алган яралары гел борчып торса да, үзен, гомерен хезмәткә багышлап, көнне төнгә ялгап эшләгән. «Хезмәт байрагы» район газетасында баш редактор, комсомол секретаре вазифаларын үтәгән. Аннан «Карл Маркс» колхозында, «Память Ильича» совхозында озак еллар партия оешмасы секретаре булып эшләгән. 1952-1958 елларда, читтән торып, Казан педагогия институтын тәмамлаган. 
1970 елда әти Болгар сигезъеллык мәктәбендә тарих укытучысы булып урнашты. 1983 елда анда директор итеп билгеләнде. 1981 елда СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнде. 1985 елда ул лаеклы ялга чыкты.
Әтием бик намуслы, ярдәмчел кеше иде. Авылдашлары, туганнар һәрвакыт киңәш, ярдәм сорап килә иделәр. Ул беркемне дә кире бормады. Булдыра алган кадәр һәммәсенә ярдәм итте. Әти һәм әни һәр кешегә үрнәк булырлык 44 еллык тормыш юлы үттеләр, ике кыз һәм ике малай үстерделәр. 
Әти 1995 елда каты авырудан гүр иясе булды. Әниебез авырып торса да, авылдан китәргә теләмәде, әмма без гел кайтып-китеп йөрибез. Аның сигез оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул әле дә җор телле, шаян. Барлык хәбәрләр белән кызыксына. Әни догаларны күп укый, Алладан, сугышлар башка булмасын иде, дип сорый. 
Әлмирә ӘХМӘТҖАНОВА.
Фотода: Рәшидә һәм Шамил Барыевлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: