Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сугыш техникасы – дәхшәтле көч!

Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Бу уңайдан телевизордан сугышка багышланган төрле кинофильмнар күрсәтелә. Аларда шул чорның сугыш техникасын да еш күрергә мөмкин. Күпләрне, бигрәк тә яшь егетләрне, сугыш техникасы аеруча кызыксындырадыр, мөгаен. Бу язмамда мин шуларның берсе – гыйнвар аенда Түбән Камада Җиңү монументы янында узган хәрби реконструкциядә катнашкан бронемашина турында язмакчы булам.

Хәрби техника гадәттә 2 төп төргә бүленә: трактордагы кебек чылбырлы (гусеничный) хәрәкәт механизмы булганнары – танк, ә калганы – тәгәрмәчле бронемашиналарга. Узган гасырның 30 нчы елларында Германия кораллы көчләренә кабул ителгән бу бронеавтомобиль Sd.Kfz.222 модификациясе дип атала. Башнясына башта MG 34 пулеметы куелса, аннары 20мм пушка да урнаштырыла башлый. Экипажда 4 кеше, шулай ук радиостанция була.

Безнең шәһәрдә реконструкцияләгән сугыш эпизодларын күрсәткәндә тамашачыларда бу хәрби машина шактый кызыксыну уятты. Бигрәк тә башня өстендәге тимер ятьмә рамнары. Күпләр аны антенна дип уйлаганнар, кайберәүләр – почта күгәрченнәре читлеге дип (инглизләр 30 нчы елларга кадәр шундый почта белән файдаланганнар). Ә чынында исә ул тимер рәшәткәләр түбәсе ачык машина эченә сугыш барганда гранаталар төшмәсен өчен куелганнар икән. Шуңа карамастан, 1941 елның азагына кадәр Көнчыгыш фронтта андый 342 бронемашина кызылармеецлар тарафыннан юк ителгән!

Реконструкция вакытында шулай ук хәрби корал тарихы белән кызыксынучылар арасында тагы бер бәхәс купты. Ул «немец« солдатларының кулындагы магазины өстән куелган пулемет турында. Әйе, андый корал Германиядә җитештерелмәгән. Тик 1939 елны икенче бөтендөнья сугышы башлангач, немецлар Чехиядә Вren Мk-4 маркалы кул пулеметын зур күләмдә трофей итеп алалар һәм аны шулай ук Көнчыгыш фронтта да куллана башлыйлар.

Соңгы вакытта матбугатта һәм китапларда сугыш темасына багышланган рәсем-сурәтләрдә хаталар еш очрый башлады. Мәсәлән, Газинур Гафиятуллин атакага (1943 елны) кулына Калашников автоматы тотып йөгерә, Берлинда рейхстаг янында солдатлар АК-47 белән Җиңүгә салют бирәләр... Ул автоматның Совет Армиясендә илленче еллар башында гына кораллануга кабул ителү турында белмиләр булса кирәк. Мондый төгәлсезлекләр тарихка ышанычны киметәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев