Туган як

Сугыш михнәтләрен кичереп

Олы Аты авылында Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәннәре саны азая бара. Ул чор михнәтләрен күреп үскән, эшләгән балаларны, хатын-кызларны, өлкәннәрне асыл затларга тиңләр идем. Бу язмам шуларның икесе– Федора Карчина һәм Анастасия Байрашова турында.

Федора Карчина


Федора Матвеевна Карчина 1924 елның 26 ноябрендә Олы Аты авылында туган. Бик ишле гаиләдә үскән. 14 баладан нибары 7 се генә исән калган. Федора түти дүрт сыйныфны бишле билгеләренә генә тәмамлап, бишенче сыйныфка күчкән. Әмма укытучылар ничек кенә үгетләсә дә, әтисе кызын мәктәпкә башка йөртмәгән. Кыз 12 яшьтән эшли башлаган. 
– Бик тә ашыйсы килә иде. Кечкенә чакта юа җыеп ашадык. Шулай бервакыт кызлар белән җыелдык та, Смыловка авылына юа җыярга киттек. Анда кадәр 10 чакрым барасы һәм кайтасы бар бит әле. Каршыга бер урыс килеп чыкты, нәрсәдер әйтә, ә без аңламыйбыз. Юаларны ташлап йөгердек, – дип искә ала ул.
Бөек Ватан сугышы башланганда, Федора түтигә 17 яшь тулган. Авыл ир-егетләре сугышка киткән. Калганнары исә, үгезләр җигеп, бакча сукалаган, тырмалаган, утырткан. Федора түти ат җигеп, Алабугага ашлык ташыган. Горький шәһәрендә траншеялар казырга да туры килгән аңа. 
«Сугыштан соң да авыр булды. Урак урулар, кибән куюлар хәзер дә хәтердә. Кибәне кипкәч, сугасы да бар бит әле. Аны да без суктык», – дип көрсенә Федора Матвеевна. 
1952 елда ул юмарт, кызык сүзле Петр дәдәйгә кияүгә чыккан. Алар тату, матур гомер иткәннәр, дүрт бала үстергәннәр. Ольга, Андрей, Александр һәм Лиза гаиләләре белән Түбән Камада яшиләр. 2013 елда Петр дәдәй үлгән. Озак еллар бергә гомер иткәч, аерылулар авыр булгандыр. Хәзер Федора түтигә 94 яшь, әмма балалары күпме генә чакырсалар да, авылдан китәсе килми. Алар көн саен шәһәрдән кайтып, әниләрен ашаталар, эчертәләр, мунча кертәләр. Соңгы вакытта Федора түти начар ишетә. Шуңа күрә аның белән сөйләшергә улы Андрей ярдәм итте. Ул әнисенең әтисен сагынуы турында әйтте, аларның хәтта бергә җырлаган җырлары да булган. Исеме – «Апакай-алмакай». 
Күпер буйлары күк томан,
Бу дөньяда күп тормам.
Күп тормам, әз дә тормам,
Сагынырсыз – мин булмам.

Анастасия Байрашова


Анастасия Осиповнага хәзер 90 яшь. Әнисе Мария һәм әтисе Осипның балалары алтау булган, шуңа күрә алар үскәндә бик авыр булган. 
– Яз җитүгә, сары чәчәк, үги ана яфрагы чәчәге, чуар көпшә, кузгалак, какы ашый идек. Берсе дә калмады. Черек бәрәңге күмәчләре ашап үстек. Ләкин шул бәрәңге кәлҗемәсе шулкадәр тәмле иде! Тәме әле дә авызда тора кебек, – дип искә ала ул. – Үләндә дә, бәрәңгедә дә витамин булгандыр, юкса, 90 яшькә җитмәгән булыр идем. 
Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисе Ватанны сакларга китеп бара. Бу вакытта кызга нибары 14 яшь була. 1942 елда әтисенең «хәбәрсез югалган» дигән хәбәре килә. Осип дәдәй соңгы хатында «Сугыш бик нык бара. Мин окоп эченнән язам. Балалар бәхете өчен генә исән калсам иде» дип язган. Балаларга тәтегән «бәхет» шул булгандыр.
– Кичке уеннарга чыгып, күңел юата идек. Тарас Варварасының егете сугышта һәлак булгач:
Алларым диде микән,
Гөлләрем диде микән.
Җиргә йөзтүбән ятып,
Җаннарын бирде микән, – 
дип, үзәкләрне өзде, – ди ул.
Ул еллар бик авыр булган. Ир-ат юк, шуңа күрә бар эш хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар җилкәсенә төшкән. Сугыштан соң да күп михнәтләр күрергә туры килгән. Язмышы шулай булгандыр: Анастасия түти кияүгә чыкмаган. Бөтен эшне үзе башкарган. Өйне дә үзе җиткергән. Ат җигеп, болыннан бура ташыган. Бурканың кышкы буранда көчкә кайтып егылган чаклары да булган. Бураны ташып бетергәч, хатын өй дә күтәреп куйган.
– Бер дә зарланмыйм. Ходай шулай язган. Гомер буе мал асрадым: сыер, дуңгызлар тоттым. Печән, утын әзерләү җиңел булмады инде. Озак яшәвемнең сере нык эшләгәнгәдер, – дип, сабыр гына елмая Анастасия түти. Аңа суган, чөгендер басуларын гектарлап эшкәртергә туры килгән. Гомер буе эшләсә дә, пенсиясе күп түгел. Әмма ул зарланмый. Газы, суы, уты – бар да бар. Тавыклар тота, шуларны карап йөри. Сеңлесе Зинаиданың балалары кайтып хәлен беләләр, булышалар, бакчасын утырталар.
– Сеңлемнең оныгы Аня табиблыкка укырга керде. Шуңа сөенәм. Үз оныкларым итеп күрәм мин аларны, – ди ул. Аңа рәхмәтләремне җиткереп, исәнлек-саулык теләп кайтып киттем. 
Федора түтигә дә, Анастасия түтигә дә калган гомерләрен җиңел яшәргә насыйп булсын. 
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: