Туган як

Сугыш чоры баласы хәтирәләре

Моннан нәкъ 78 ел элек, 22 июнь көнне немец-фашистлары үзләренең хәрби һава көчләре һәм бөтен төрдәге гаскәрләре белән илебез чикләрен утка тотып, тынычлык турындагы килешүне бозып, илебезне басып алып, халкыбызны коллыкка төшерү, СССРны тар-мар итеп, дөньяда үз хакимлекләрен оештыру максатында илебезгә бәреп керделәр.

Сугыш башланганда миңа әле 7 генә яшь иде. Ул чакта күп нәрсәне аңларлык яшьтә булмасам да, һәркемнең кайгы-хәсрәт кичергәне әле хәзергедәй күз алдымда. Өлкәннәр авызынннан: «Илебез куркыныч астында, фашистлар илебезне басып алырга, барыбызны кол итеп, үзләренә хезмәт иттерергә телиләр», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. 
Сугышның икенче көннәрендә үк яшьләре җиткән егетләребезне фронтка чакырып, хәрби комиссариаттан чакыру кәгазьләре килә башлады. Әле дә хәтеремдә, авылыбыз (Арча районы, Урта Пошалым) егетләре Барый, Җәләй, Харис һ.б. егетләр иң беренчеләрдән булып сугышка киттеләр. Аларны әти-әниләре, туганнары кайгыхәс-рәттә елап озаттылар. Шул авылдашларыбызны иң яхшы атта басу капкасына кадәр озатуларын әле дә хәтерлим. Алар дошманны тиздән җиңеп кайтачакларына ышанып, җырлап киттеләр. Ул җырларның кайберләренең сүзләре түбәндәгечә:
Урман аша узган чакта,
Еш очрый тугайлар.
Я кайтырбыз, 
                  я кайтмабыз,
Сау булыгыз туганнар.
Безнең батырлыкны 
                          ишетеп,
Сөйләрсең безнең хакта.
Күбебез кайта алмаса да,
Җиңү булыр безнең якта.
Әйе, җиңү безнең якта булды. Әмма сугышка киткән ир-егетләребез һәм кызларыбызның күбесе (ил буенча 27-30 миллион кеше сугышта кырылган, дип сөйлиләр) туган якларга әйләнеп кайта алмады. Безнең бүгенге тормышыбыз өчен җиләк кебек егетләребез-кызларыбыз үзләренең гомерләрен кызганмадылар. Без аларга үзебез яшәгәндә бурычлы һәм аларны искә алып дога кылырга, алар яраткан кебек туган илебезне яратырга, аның чәчәк атуына булышырга, өлеш кертергә тиешбез. Алар моңа бик лаек.
Әйе, сугыш афәте илебез халкына күп кайгы китерде. Кызлар сөйгән егетләрен, ата-аналар балаларын, хатыннар ирләрен, балалар әтиләрен югалтты. Әниләре карынында калган балалар туып, мәңге үз әтиләрен күрә алмыйча үстеләр. Күпләрнең балалык еллары кайгы-хәсрәттә, ачлы-туклы үтте. Яшүсмерләр, карт-корылар, хатын-кызлар шәһәрдә һәм авылларда  ир-егетләр башкарырга тиешле эшләрне башкардылар, тизрәк фашистларны илебездән куып чыгарып, җиңүне тизләтү өчен бар көчләрен биреп тырыштылар. Без авыл балалары ат җигеп, молотилка артында ат куу, сыер-үгез җигеп сука сукалау, бәрәңге яруда ат башы тотып йөрү кебек эшләрне башкардык, өлкәннәргә ярдәм иттек.
Фронттан кара мөһер сугылган кәгазьләр, «Улыгыз батырларча сугышта һәлак булды...», «Әтиегез хәбәрсез югалды», дигән хатлар килеп торды. Андый хатлар дошманга нәфрәтне арттырды гына. Авыл халкы фронт өчен азык-төлек, кием-салым хәзерләп, фронтка озатты...
Сугыш дүрт ел дәвам итте. Фашистлар Мәскәү янына килеп җитеп, бүген-иртәгә аны алачаклары турында мактандылар. Әмма аларның планы барып чыкмады, бөтен халык бердәм булып Ватан сугышына күтәрелде һәм җиңүгә иреште. Мәскәү янында сугыш безнең җиңү белән башланып, бер-бер артлы уңышларга ирешеп, фашистларны үз өннәрендә – Берлинда җиңү белән тәмамланды.
Җиңү яуладык, сугыш артта калды. Инде тыныч тормышның кадерен белик, илебезне тагын да ныгытыйк. Безгә сугыш кирәкми, ул – барыбыз өчен коточкыч афәт. Җитәкчеләребез сабак алып, илләр арасындагы кискен мөнәсәбәтләрне тыныч юл белән хәл итсеннәр иде. «Без көчле, безнеке шикелле кораллар башкаларда юк», дип лаф ормаска, тыныч юл белән чишелеш табарга. Сугыш беркемгә дә бәхет алып килмәгән әлегә. Күкләребез тыныч булсын!
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны, элекке тарих укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: