Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Суд залыннан

Җәяү йөриячәк

Түбән Кама суды хәмер эчкән килеш автомобиль руле артына утырган йөртүчегә хөкем чыгарган. 
Тикшерүчеләр әйтүенчә, 23 яшьлек бу адәм «Лада» машинасында салмыш килеш шәһәр буенча йөргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, алкотестерга өрүен сораганнар. Күрсәткеч буенча, кагыйдә бозучыда этил спирты күләме литрга 0,39 миллиграмм күрсәткән. Хөкемче карары буенча, йөртүче 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тартылачак, шулай ук 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан колак кагачак.

Башка чарасы булмаган

Түбәнкамалыны анасын үз-үзен үтерүгә этәргән өчен хөкем иткәннәр. 
Бәхетсезлек 2017 елның октябрь аенда булган. Ул вакытта Төзүчеләр урамындагы 45 нче йортта яшәүче 77 яшьлек әби тәрәзәдән сикергән. Ачыкланганча, аның белән яшәүче кызы хәмер кулланган һәм, исергәч, анасын еш кына кыйнаган. Күршеләре әйтүенчә, әби, башка түзәрлеге калмагач, үз-үзенә кул салган. Судта прокурор хатынны ирегеннән мәхрүм итәргә кирәклегенә басым ясаган. Соңгы сүз бирелгәч, гаепләнүче елап, төрмәгә утыртмауларын сораган, баласы булуы турында да әйткән. Нәтиҗәдә, җинаятьче шартлы рәвештә өч елга хөкем ителгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев