Туган як

Әсәрләрдә кешеләрнең гыйбрәтле язмышы

Гөлназ Минсафина, 48 нче гаилә китапханәсенең баш китапханәчесе

 Китапханәләргә яңа китаплар килде. Шулар арасыннан сезгә икесен тәкъдим итәбез. Беренчесе – язучы Сәмига Сәүбәнованың «Кырау суккан алмагач» китабы.

Китапка авторның төрле елларда иҗат ителгән ике повесте һәм хикәяләре туплап бирелгән. Исеме үк моңсу булган «Соңгы сәфәр» повесте Сәйдә әбинең балалары алдына «Әти-әнине кемгә алып китәргә?» дигән котылгысыз сорау куюдан башлана. Әби дүрт малай һәм бер кыз табып үстергән, ләкин ике улына өмет итеп булмый. Олысы – үзе саусыз, хатыны тәрбияли. Фәрите инде бакыйлыкка күчкән. Калган ике улы да миһербанлы...

Рашат белән Айдар. Кызы Гөлчирәнең дә тормышы иркен. Ире дә яхшы кеше. Ләкин... Рашатлар зур фатирны хатынының әтиәнисе ярдәмендә алганнар, Рәфиләнең әтисе – сугыш ветераны. Рәфилә зур фатирга тиенгәч, әти-әнисен үзләренә алып килергә теләп, иреннән рөхсәт сорый.

– Юк, бабай кубызына яшәп ятарга җыенмыйм, – ди Рашат.

– Син дә балалар йортында үсмәгән, синекеләр дә яшь түгел, – дип җаваплый хатыны.

Айдарның хатыны гаиләдә әз генә тавыш чыкса, милиция чакыра икән. Ирнең үзенә дә урын юк, картларны монда ничек алып киләсең? Гөлчирә апалары әллә нинди аңлаешсыз дин тоталар, сектага кереп киткәннәр. Ә картларны кем карап озатыр соң? Картлар соңгы сәфәрләренә төрлесе төрле җирдән кузгала. Әле моңа кадәр аларның авырлыклар күрәсе, борчулы көннәр кичерәсе була шул. Әсәр уйландыра. Ата-анага олыгыйган көннәрендә игътибарны, ихтирамны тиешенчә күрсәтергә чакыра.

«Кырау суккан алмагач» әсәре хәрби кеше Хаҗиәхмәтнең бердәнбер кызы Рәйсәнең катлаулы язмышы турында. Яшьлегендә ясалган ялгыш адым кызның һәм әтиәтисенең тормышларын үзгәртә. Аның тапкан баласын әти-әнисе үз балалары итеп үстерә. Бу хәлне кешедән яшерәләр, тик, без капчыкта ятамыни? Вакыт үтә, Рәйсә инде медицина хезмәткәре. Ләкин кияүгә генә чыгарга ашыкмый. Әтисе «Бәлки кызымны ошатыр» дигән уй белән Хакимҗан солдатны өйләрендәге ират эшләрендә булышу өчен еш кына үзләренә чакыра. Рәйсә бу егеткә кияүгә чыгармы? Аның баласы бар икәнен солдат белерме?

С.Сәүбәнованың хикәяләре дә безне төрле гыйбрәтле язмышлар белән очраштыра, геройлары бүгенге тормыш мәшәкатьләре белән яшиләр, ләкин нинди генә хәлләргә тарысалар да, кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйлар. Тәкъдим ителәсе китапның икенчесе «Һәркемнең үз язмышы» дип атала. Китапта сүз әтиләрен күрмичә дөньяның барлык әчесен-төчесен татып үскән сугыш чоры балалары турында.

Авторы – «Татарстанның атказанган табибы» Габделбәр Галләмов. Ул үзе дә сугыштан соңгы тормышның бар авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән кеше. Автор Бөек Ватан сугышыннан соң, татар авылларында яшәүче якташларының, сугыш чоры балаларының тормышын бәян итә. Кадерле укучыларыбыз, китаплар белән якыннан танышасыгыз килсә, китапханәләргә килегез!

Фото:https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: