Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Спортка кагылышлы мәсьәләләрне күтәрделәр

«Бердәм Россия» партиясе оешуга 17 ел тулу уңаеннан, район һәм шәһәр җитәкчеләре, депутатлары түбәнкамалылар белән очраша башладылар. Шушы көннәрдә мондый очрашуларның берсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә үтте. Балалар спортына кагылышлы сорауларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова җавап бирде.

Сораулар күптөрле булды. Мәсәлән, Сергей Манаковны хоккей уйнаучы балаларның медицина тикшерүен түләүле үтәргә тиешлеге борчый. Шәһәр данын яклаучы малайларга, киресенчә, ярдәм итәргә кирәк, югыйсә ... Шулай ук шәһәрдәшләр тренерларның хезмәт хаклары аз булуы, ишегалды клублары төзелмәве  һ.б. турында сөйләделәр. Сорауларның кайберләренә Ольга Павлова урында ук җавап бирә барды. 
– Тренерларның хезмәт хаклары Татарстан буенча уртача 32 мең сум, Түбән Камада ул 34 мең сумнан артык. Әлбәттә, моның кадәр акча алу өчен, категория, эш нәтиҗәләре булырга тиеш. Өстәвенә, отпускларына тагын 14 көн өстәлде, – дип аңлата ул.
Ольга Ивановна әйтүенчә, бүгенге көндә спорт үсешендә Түбән Кама стратегик шәһәр булып тора. Традицияләре көчле һәм әле дә саклана. Быел спорт үсешенә республика бюджетыннан 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Киләсе елда 4 миллиард көтелә. Һәр шәһәрдә спорт мәйданчыклары, спорт заллары бар. Спорт белән шөгыльләнү өчен һәр балага бөтен мөмкинлекләр тудырылырга тиеш.  
«Демография» милли проекты кысаларында, Татарстанда эш тугыз юнәлештә барачак. Мәсәлән, ишегалды спортында кечкенә чемпионнар тәрбияләү мохите тудырылырга тиеш. Узган ел хоккей уенында җиңүчеләргә кәшәкәләр һәм тимераяклар тапшырылган. Шул ук вакытта өлкән буын вәкилләрен җәлеп итү дә планлаштырыла. 
Түбән Камада мәктәп командалары да яхшы чыгыш ясый икән. 31 нче мәктәп командасы Россия күләмендәге Президент ярышларында катнашкан. Волейбол буенча мәктәп лигасы әйбәт кенә эшләп килә. Киләчәктә теннис, йөзү буенча команда җыю планлаштырыла. Ольга Павлова шулай ук шәһәребездә спортның яңа төрләрен, мәсәлән, кибер футболны күрергә теләвен әйтте. 
– Шулай ук танылган спортчылар белән мастер-класслар уздырабыз. 6-8 декабрьдә Казанга Александр Попов мәктәбе килә. 13-16 яшьлек бер меңнән артык егет һәм кыз танылган спортчыларны күрә алачак, бәлки СССР һәм Россия спортчысы, көрәшче Александр Карелин белән дә очрашыр. Дөрес, башкалага бару мөмкинлеге һәркемдә юк, әмма бу мәсьәләне хәл итәргә тырышачакбыз, – дип ышандырды депутат.
Россия күләмендә тагын бер кызыклы проект – «Спортта минем тарихым». Балалар спортка килүләре, йогынтысы турында язганнар. Түбәнкамалылар уңышка ирешкән өч эш финалга үткән. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотода: Ольга Павлова.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев