Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Спектакльгә билетлар да бар

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

29 апрельдә «Туган як» газетасы редакциясенең үзенә килеп (Химиклар урамы, 64а) 2019 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучыларга Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театрының 7 майда Халык иҗаты йортында булачак «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» спектакленә билетлар бар. Билетлар санаулы гына булганлыктан, алар газетага язылучыларга конкурс тәртибендә биреләчәк. Билетлардан тыш, 29-30 апрельдә редакциягә килеп «Туган як»ка язылучыларга башка бүләкләр дә әзерләдек. Теләгәннәргә татарча китаплар, «Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналлары сайлап алу мөмкинлеге дә бар.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: 2019 елның икенче яртысына «Туган як» газетасына редакциянең үзенә килеп кенә түгел, шәһәрнең барлык элемтә бүлекләрендә дә язылырга була. Язылу бәясе: тулы комплектка (сишәмбе һәм җомга саннарына) – 726  сум, җомга саннарына –  588 сум; Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга (тиешле таныклыкларын күрсәтеп) ташламалы бәяләр каралган – тулы комплект 648 сум 54 тиен, җомга саннарына 537 сум 48 тиен.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев