Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Совет заманында туган күркәм гадәт

Республикада баручы «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе кысаларында җыелган уку әсбапларын мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга тапшыру дәвам итә.

«Сити-Молл» сәүдә үзәгендә гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүче «Веста» үзәгендә исәптә торучы 30 бала өчен бәйрәм узган. Чара ахырында «Сити-Молл» директоры Виталий Алексеев һәм «Веста» директоры Татьяна Мыльникова, балаларны һәм ата-аналарын яңа уку елы белән котлап, мәктәп букчалары һәм уку әсбаплары тапшырганнар. 
Түбән Кама сайлау округыннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 300 балага мәктәп букчасы бүләк иткән. Ул шулай ук мондый акциянең авыл җирлегендә әһәмиятен ассызыклап: «Күп бала тәрбияләүче гаиләләр бар. Ата-аналарның эш хаклары зур түгел. Шуңа да аларга мондый ярдәм бик кирәк», – дигән. 
Мондый акцияләр 2007 елдан уздырыла башлый. Әлеге проектны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта ул Россиякүләм үткәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев