Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Социаль челтәрләрдә бер хатын алдаучылар турында кисәтә

Хәбәр ВКонтакте челтәрендәге “Ревизорро” төркемендә куелган.

Чулпан Түбән Камада вентиляцияне тикшерү сәбәбе белән кеше фатирларына керүче адәмнәр турында яза. Үзләрен идарәче компаниядән дип әйтсәләр дә, моны дәлилләрдәй таныклыклары юк. Чулпан йорт идарәсенә шалтыратып, сорашкан, әмма анда план буенча тикшерү уздырылмавын җиткергәннәр.

“Якыннарыгызны, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне кисәтегез. Бер хатын аксыл чәчле, дорфа,  джинс ветровка кигән. Икенчесе ябык кына, кара чәчле, кара төстәге куртка кигән”, дип тасвирлаган аларны түбәнкамалы.

Билгеле булганча, шәһәрдә “тикшерүчеләр” булып ике егет тә йөри икән. Аларны Чәбия, Сөембикә, Спорт урамнарындагы йортларда күргәннәр икән.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев