Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар

Сорауларыгыз булса 19 февральдә 9.00-18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппаратында «кайнар линия» эшләячәк. Түбәнкамалылар балаларының белем алуга хокуклары турындагы сорауларны бирә алалар. «Кайнар линия»нең телефоннары: 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49. Аукцион үткәрелә Юлларга тамга салу өчен, Түбән Кама бюджетыннан берничә миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Тендер турында...

Сорауларыгыз булса
19 февральдә 9.00-18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппаратында «кайнар линия» эшләячәк.
Түбәнкамалылар балаларының белем алуга хокуклары турындагы сорауларны бирә алалар. «Кайнар линия»нең телефоннары: 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.
Аукцион үткәрелә
Юлларга тамга салу өчен, Түбән Кама бюджетыннан берничә миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Тендер турында мәгълүмат РФ Дәүләт сатып алу порталында урнаштырылган.
Юл тамгалары 37 участокка салыначак. Аңа Чистай - Түбән Кама юлының бер өлеше, Студентлар урамындагы боҗрадан «Ильинка» тукталышына кадәрге юл, Афанастан башлап тимер юлга кадәр булган участок, Ильинка - Корабельная роща юлының бер өлеше керә. Электрон рәвештә үткәреләчәк аукцион 5 мартка билгеләнгән.
Актив эшлиләр
27 мартта «Кванториум» балалар технопаркына бер ел тула.
Учреждение ачылганнан бирле, 2 мең бала катнашында 53 чара уздырылган. «Кванториум»да 1 мең малай һәм кыз җиде юнәлеш буенча белем ала.
Тикшерү ни күрсәтер?
Шушы көннәрдә халык урамдагы көчле химия исенә зарланды.
Күп кеше аның Гайнуллин һәм Южная урамнары тарафыннан килгәне турында әйтә.Экологлар шәһәрнең төрле районнарында һава пробалары алганнар. Лаборатор тикшерү нәтиҗәләре якын арада билгеле булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев