Туган як

Солдатларга – күчтәнәч

23 февраль – Ватан сакчылары көне алдыннан шәһәрдә «Солдатка – ана бәлеше» акциясе игълан ителде. Аны, елдагыча, «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы оештыра.

Быел күчтәнәчләрне Мәскәүдәге Преображенский полкына алып баралар. Ата-аналар һәм артистлар утырган автобус анда атна ахырында китәчәк. Егетләребезне сыйларга теләүчеләр акциягә кушыла ала. Быел бары тик чәкчәк һәм бавырсак кабул ителә. Тәм-томнарны 22 февральгә кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә агросәнәгать көллиятендә (Яшьлек ур., 23) кабул итәләр.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: