Туган як

Соңгы көннәргә калдырмагыз!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның икенче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясенең соңгы атналары калып бара.

Әгәр әлегә кадәр «Туган як»ка язылмаган булсагыз, бу эшне соңгы көннәргә калдырмагыз. Өй адресыгызга китерү өчен «Туган як»ка язылу бәясе: тулы комплектка (сишәмбе һәм җомга саннарына) – 726  сум, җомга саннарына –  588 сум. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә яки редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамы, 64 а) язылырга мөмкин.
Альтернатив язылу бәясе (бары тик редакциянең үзенә килеп кенә язылырга): газетаны редакциянең үзеннән килеп алучыларга  – 350 сум, үзегезгә якын башка урыннардан (шәһәр үзәк мәчетеннән, Гагарин урамындагы «Нур» мәчетеннән, «Шинник» спорт комплексыннан, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдән) килеп алучыларга  –  400 сум тәшкил итә.
Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр: язылу кампаниясе тәмамлангач, 2019 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучылар арасында бүләкләр уйнатачакбыз. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел. Призлар җыелып беткәч, отышның шартлары һәм вакыты турында газета аша хәбәр бирербез.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: