Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Соңарып кына хәбәр итәләр

Шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә эчке эшләр идарәсе начальнигы урынбасары Григорий Урусов белдерүенчә, яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр саны елдан-ел арта. 2017 елда 43 очрак теркәлсә, 2018 елда 45кә җитә, узган ел исә 77 җинаять ачыкланган. Болары теркәлгәннәре генә!

Башта яшерәләр, аннары соң була

Профилактик чараларның тәэсир итмәүнең төп сәбәбе – закон бозу очраклары турында вакытында хәбәр итмәүдә. Ата-аналар, мәктәпләр аларны яшерергә тырыша. Ә үсмер тынычланып, һаман аза бара һәм, нәтиҗәдә, аның белән профилактика эше суд яки балигъ булмаганнар комиссиясе карары чыгарылгач башлана. Мондый баланы туры юлга кертү бик авыр була.
Григорий Урусов мисалга Г. Мостафинаны китерде. 22 нче гимназиядә укучы улын сыйныфташы бер ел дәвамында мыскыл иткән, җәберләгән. Ана укытучыларга, гимназия җитәкчелегенә зарланган, әмма чара күрелмәгән. Нәтиҗәдә, ул полициянең дежур частенә барып, гариза язарга мәҗбүр булган.
Узган ел сентябрь аенда баласын яклаган бер анага 37 нче мәктәп укучысы М.Михеевның кул күтәргәнен видеога да яздырганнар. Үсмер, аның баласыннан акча янап алган икән. Тикшерү вакытында барлыгы сигез очрак ачыкланган. Яшь җинаятьче җиде ел уку дәверендә җиде мәктәп алыштырган. Аның еш кына тәртип бозуы билгеле, үзе белән әңгәмәләр уздырылган, укытучылар өйләренә барып тикшергәннәр, әмма акча янап алу турында мәгълүмат булмаган. Хәзерге вакытта балигъ булмаганнар бүлегендә исәптә 600 үсмер тора.
Әле кичә генә телевизордан бер 15 яшьлек үсмернең укытучыга ташланып, сукканын күрсәттеләр. Ул дәрестә музыка тыңлап утырганда, мөгаллим килеп, колакчасын колагыннан тартып алган. Янәсе, шуңа ачуы чыккан. Үсмер гафу үтенде, ә менә әтисе, киресенчә, укытучы үзе гаепле дип саный.

Эзләүләрен күреп, шатлана

Гомумән, үсмерлек чоры – физиологик һәм психологик яктан авыр вакыт. Балалар һәм ата-аналар арасында еш кына бәхәс чыга. Олылар үсмернең шәхес буларак кабул итми. Нәтиҗәдә, социаль челтәрләрдә еш кына теге яки бу баланың өйдән чыгып китүе һәм кайтмавы турында хәбәрләр артканнан арта. Хәзер исә бу уенга әйләнгән икән.
– Яшүсмерләр өйдән махсус чыгып китә. Алар үзләрен эзләүләре турында укып шатлана, ничә «лайк» куюларын тикшерә. Мондый очраклар Түбән Кама һәм Зәйдә теркәлде. Ике укучы өйдән китеп, бер йорт подъездына кереп, җилем иснәп утырганнар һәм тәүлек буе өйгә кайтмаганнар. Ә бер укучыны үзиреклеләр ике көн эзләде. Дуслары белән урамга чыккач, өенә кайтасы килмәгән икән, – ди Григорий Урусов.

90 нчы еллар шаукымы

АУЕ («Тоткыннар-караклар берлеге» буларак тәрҗемә ителә) дигән күренеш барлыкка килүе дә борчу тудыра. Россиядә ул киң таралган һәм инде Татарстанга якынлаша. Узган ел ахырында Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә төркем-төркем җыелышып сугышу очраклары турында билгеле. Әйтерсең, узган гасырның 90 нчы еллары кайтты. Оператив мәгълүмат буенча, полиция хезмәткәрләре Түбән Камада шундый ике сугышны булдырмый калганнар. Тикшерү вакытында 50ләп кеше кулга алынган, шуларның яртысы – яхшы, җитешле булып исәпләнгән гаиләләрдән. Балалар һәм ата-аналар белән әңгәмә үткәрелгән.
– «АУЕ» күренеше шәһәребездә бар, шуңа күрә инспекторларны, укытучыларны, ата-аналарны игътибарлы булырга чакырам. Нинди дә булса мәгълүмат килеп ирешү белән, полициягә хәбәр итегез, – дип җиткерде үтенечен Григорий Николаевич.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X