Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Сәнгатьне аңлыйлар»

Түбән Камада Альберт Әсәдуллин концерты узды. Шулай ук 70 яше тулу уңаеннан иҗатына багышланган фильм да тәкъдим ителде.

Узган ел аның шәһәребездә үзе турына фильм төшерергә килүе турында язган идек. Альберт Әсәдуллин ул вакытта Татарстанның алты шәһәренә барган. «Фильм артистның уйлары, язмышы, тормыш юлы турында барачак. Тормыш бит ул елга кебек: кайдадыр ярларыннан ташый, кайчак салмак кына ага», – дип фикерләде ул. 
Бу юлы уникаль тавышлы артистны күп кеше, шул исәптән Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин да күрергә дип килгән. Альберт әфәнденең җырлары күпләргә таныш, Санкт-Петебургта яшәп, илкүләм танылган җырчы җирле тамашачыларны да ошаткан. Үзе әйтүенчә, түбәнкамалылар сәнгатьне аңлый, бәясен бирә белә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X