Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый

Тынычлык-Бакый Урманче урамнары киселешеннән башланып, Красный Ключ бистәсенең Кама яры буена кадәр сузылган велосипед юлы тулысынча үзгәрәчәк.

Биредә юл билгеләре, велосипедчылар өчен махсус тоткычлар, пандуслар, мәгълүмат стендлары урнаштырылачак. Шулай ук юлларга билгеләр төшерәчәкләр. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының дәүләт сайтына тапшырылган гаризада бу эшләрнең барысын да күрсәткән. Мондый веломаршрут төзелешенә 1 миллион 210 мең 239 сум 60 тиен акча кирәк булачак. 
Түбәнкамалы Рәис Шәехов мондый чаралар экологиягә уңай тәэсир итәчәк дип саный. Автомобильдә йөрүне биш процентка киметкәндә – һавага зарарлы матдәләрнең чыгарылуы 14 мең тоннага кимиячәк дигән сүз. Ә бу 600 гектар урман утыртуга тиң. Сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. 
Машина юлына махсус тамгалар салсалар, аны велосипедтан төшмичә узарга мөмкин булачак. Велосипедны вакытлыча файдалануга алганда да, паспорт калдырырга кирәкми, дип саный Рәис әфәнде. Кеше бу велосипедны якындагы пунктка тапшырачак. Ә барлык мәгълүмат гомуми базада булачак. 
Әлмәт шәһәрендә мобиль кушымта аша якындагы пунктны күреп, шунда мөрәҗәгать итеп була. Бәясе дә сәгатенә нибары 20 сум тәшкил итә. Болар барысы да халыкны машиналардан велосипедка «утыртыр» өчен эшләнелә. 
Түбән Камада велосипед хәрәкәтен үстерүгә барлык шартлар тудырылган. Узган ел төзекләндерелгән автошәһәрчектә велосипедны вакытлыча алу, аны көйләү урыны каралган. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев