Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сәламәт яшәү рәвеше яклылар

«Милләтләр кроссы» бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан шәһәребездә «Түбән Кама кроссы-2018» гомуми йөгерү ярышлары булып үтте. Быел аның 11 нче мәртәбә уздырылуы. Йөгерештә узган елдагыга караганда күбрәк кеше – 26 578 түбәнкамалы катнашкан.

Йөгерү ярышларында мәктәп укучылары, һөнәри урта белем бирү учреждениеләре һәм югары уку йортлары студентлары, предприятие эшчеләре, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре, ветераннар, шәһәребез кунаклары, гомумән, теләгән һәркем катнаша алды. Ә «нык ихтыярлы кешеләр» һәм көчле спортчылар өчен аерым дистанцияләр билгеләнде. 
Иң күп йөгерешчеләрдән торган команда «Түбән Кама нефтехим» акционерлык җәмгыятенеке иде. Иң кечкенә катнашучылар: кызлардан – узган ел гына туган Стефания Носова, малайлардан – 2016 елгы Кирилл Подсошкин; иң өлкән йөгерешчеләр: ирләрдән – 87 яшьлек Анатолий Елагин, хатын-кызлардан 70 яшьлек Валентина Кудряшова булды.
Йөгереш нәтиҗәләре буенча, 18 яшькә кадәрге кызлар арасында – Инҗилә Сафина, 18 яшьтән өлкән хатын-кызлар арасында Елена Дектерева беренче урынга лаек булды. 18 яшькә кадәрге малайлар арасында – Айдар Гайнуллин, 18 яшьтән өлкән ирләр арасында Илнар Ягафаров беренче урынны яулады.
Шунысы анык: кросста беркем дә оттырмады. Йөгереп приз алу түгел, ә катнашу мөһим. Ярышларда катнашучылар, шулай итеп, үзләренең сәламәт яшәү рәвеше яклы икәнлекләрен күрсәттеләр.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев