Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ә син хезмәт отрядына язылдыңмы?

ТР студентлар отрядлары арасындагы җәйге Спартакиада үткән атнада гына тәмамланган. Анда Түбән Кама студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар җиңү яулаганнар. Үзәк директоры Андрей Кубышкин әйтүенчә, командада булган биш егет һәм өч кыз - җирле хезмәт отрядларының озатучылары, төзү эшләрендә катнашучылар, вожатыйлар. Алар моңа кадәр узган бәйгеләрдә төрле...

ТР студентлар отрядлары арасындагы җәйге Спартакиада үткән атнада гына тәмамланган. Анда Түбән Кама студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә шөгыльләнүче егетләр һәм кызлар җиңү яулаганнар.
Үзәк директоры Андрей Кубышкин әйтүенчә, командада булган биш егет һәм өч кыз - җирле хезмәт отрядларының озатучылары, төзү эшләрендә катнашучылар, вожатыйлар. Алар моңа кадәр узган бәйгеләрдә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган, икенче урынны алган. Бу юлы «алтын»га ия булган. Икенче урында - Әлмәт дәүләт нефть институтының «Нефтеград» студентлар штабы, өченчедә - Казан дәүләт энергетика университетының «Дельта» студентлар отряды.
Бәйгедә катнашучылар ГТО нормаларын тапшырган, шулай ук аркан тартышуда, стритболда, мини-футболда, йөгерүдә, өстәл теннисында, шахматта һ.б.да көч сынашкан.
Бер айдан Түбән Камада студентлар хезмәт отряды мәктәбендәге яшьләр өчен укулар узачак. Курсларга https://vk.com/ncsto сайты аша язылырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев