Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Шулай кирәк», – дигән

Түбәнкамалы алдакчыларга 100 мең сумнан артык акча күчергән. Пенсионер хатын 449 мең сумга йорт сатуы турында интернетта игълан урнаштырган булган.

Икенче көнне сатып алырга теләүче табылган. Үзен Олеся дип таныштырган хатын, йортны карап та тормыйча, акчаның бер өлешен – 150 мең сумны түләргә теләвен әйткән. Аннары сәркатибе шалтыратачак дип, трубканы куйган. Күпмедер вакыт узгач, «сәркатип» зыян күрүчегә шалтыраткан һәм банкоматка барып, картасыннан 50 мең сум акчаны алырга кирәклеген әйткән. Сатучы каршы килсә дә, «шулай кирәк» дип, сүз дә әйттермичә, булган барлык банк карталарыннан акчаны алдырып, үзенә 105 мең 400 сум күчерттергән. 
Өйгә кайткач, пенсионер хатын барысын да иренә сөйләгән һәм акчасын алдакчыларга күчергәнен аңлаган. Бу хәл аңа бик авыр тәэсир иткән. Хәзерге вакытта зыян күрүче дәвалану уза. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев