Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәһәребездә һәм авылларда хезмәт куючы китапханәчеләр халыкны рухи баетуда җиң сызганып эшли

Республика күләмендә уздырылган конкурсларда өч тапкыр «Лидер» исеменә лаек булан үзәк китапханә хезмәткәрләре белән без чын күңелдән горурлана алабыз.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең методик бүлеге җитәкчесе Әнфисә Фәйзетдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина ел дәвамында берсеннән-берсе истәлекле очрашулар, күргәзмәләр үткәреп торалар. Кичәләрнең сценарийларын үзләре язып, искиткеч оста итеп алып та баралар. Узган ел «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында күренекле шәхесләр белән даими очрашып тордык. Татарстан Язучылары берлеге рәисе Данил Салиховның шагыйрь Хәсән Туфан язган «Агыла да болыт агыла» шигырен йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйләвен, Язучылар Союзының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, прозаик, күп кенә җырлар авторы Факил Сафинның тирән эчтәлекле чыгышларын, Мөслим кунагы шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның төрле музыка коралларында уйнавын, соңгы елларда яше-карты кулларыннан төшмичә укылган китаплар авторы Зифа Кадыйрованың гади итеп сөйләвен һәм башка шәхесләр белән очрашуларны гомердә дә онытырлык түгел.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә дә китапханәчеләр еш чыгыш ясый. Г.Тукай исемендәге китапханәдән Әнфисә Зиннур кызы, Гөлфия, Гөлназ кебек нәфис сүз осталары үзәктә ял итүчеләр «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән һәрдаим очраштырып торалар. Аларның төле викториналар оештыруын, табышмакларга җавап эзләтүләрен ял итүче өлкәннәр һәм инвалидлар аеруча яратып кабул итә. Тиздән Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан, районыбыз китапханәләрендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм һәм узган ел гыйнвар аенда бездә булып киткән, инде мәрхүм Роберт Миңнуллин сүзләрен китерәм: «Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. Компьютер – компьютер инде ул. Аның җаны да, хисе дә, милләте дә юк. Китапны берни дә алыштыра алмый».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев