Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәһәребездә алдау очраклары кимеми, киресенчә, арта гына

Түбән Кама хокук сакчылары игътибарлы булырга чакыра.

Берничә көн эчендә биш кеше карталарындагы акчаларын югалткан, шуларның дүртесен «сезнең картадан акчагызны алмакчылар», тагын берсен «сезнең исемгә кредит «элмәкчеләр» дип куркытканнар. Соңгысының 102 мең сум акчасын урлаганнар. Барысы да алдауның мондый төре турында ишеткәннәр, әмма, полициядә «Мондый хәл безнең белән дә булыр дип уйлап та карамадык», – дигәннәр.

Тагын бер мәртәбә искәртәбез: банк хезмәткәрләре карта хуҗасы исемен, карта номерын, икенче яктагы кодны, телефонга килгән парольләрне беркайчан сорамый! Әңгәмәдәшегез бу хакта сораша башлый икән, телефонны сүндерегез. Сораулар туса, банк картасында күрсәтелгән телефон номерына шалтыратыгыз.

Соңгы арада күп кенә алдаучылар үзләрен банк хезмәткәрләре дип атый. Бу хакта өлкән яшьтәге туганнарыгызга җиткерегез, андыйлар белән сөйләшеп тә тормыйча трубканы куеп, сезгә шалтыратсыннар.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев