Туган як

Шәһәребез мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» 22 майда узачак, чыгарылыш кичәләре 25 июньгә билгеләнгән

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мәгариф идарәсе начальнигы Рамил Гыйниятуллин җиткерде.

Бәйрәмнәр гадәти форматта узачак, мәктәпләр аттестатларны үз графиклары буенча тапшырачак, дип көтелә. Рәсми шәһәр чарасы Кама яр буенда үтәр. Быел Түбән Кама шәһәрендә һәм районында 9 нчы сыйныфны – 2678 укучы, 11 нче сыйныфны 1164 укучы тәмамлар дип көтелә.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: