Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәһәрдәшебез, танылган журналист, элекке «Советская Татария» (хәзерге «Республика Татарстан») газетасының Түбән Камадагы үз хәбәрчесе Юрий Александрович Бортников 68 яшендә вафат булды

Юрий Александрович кешеләр белән җиңел аралашучан, шат күңелле кеше булып истә калыр.

Ул гади кешеләр, зур шәхесләр, завод проблемалары һәм бәйрәмнәр турында да һәркемне бердәй кызыксындырырлык мәкаләләр язарга сәләтле иде. Тормыш фәлсәфәсе, кешеләр яшәешенең асылы турында уйлануларын да һәркемнең күңеленә үткәрерлек итеп яза алды. Шул ук вакытта, ул беркайчан да, беркемне дә кабатламады! Газета укучылар аңа ышаналар, аны хөрмәт итәләр, аның белән киңәшләшәләр иде, күп кенә танылган түбәнкамалылар да Ю.Бортниковның эшчәнлеген югары бәяләделәр. Аны һәркем яхшы сүзләр белән искә ала. Юрий Александровичның якты истәлеге аны белгән һәркемнең күңелендә озак сакланыр.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев