Туган як

Шәһәрдә йорт ишегалларын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары башланды

Шушы көннәрдә беренче очрашу узган.

Бу хакта Торак-коммуналь хезмәт департаментының матбугат хезмәте хәбәр итә. Йорт ишегалларын яңарту схемалары буенча сөйләшү өчен, атна дәвамында 44 очрашу үткәреләчәк. Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында шәһәрдә, Кама Аланында, Олы Афанас һәм Сухрау авылларында барлыгы 67 йорт ишегалды төзекләндерелер, дип көтелә. Тулы исемлек «Безнең ишегалды» программасы сайтында урнаштырылган. Эшләр башланыр алдыннан, яңарту схемасы белән паспорт та эленәчәк.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: