Туган як

Шәһәрдә электр уты булмаячак

Телекоммуникация җиһазларын тоташтыру сәбәпле, шәһәрнең кайбер йортларында электрны өзеп торачаклар.

2 декабрьдә 9.00-12.00 сәгатьтә Чишмәле урамындагы 8 нче, 10 нчы һәм Сөембикә урамындагы 68 нче йортларда ут булмаячак. 5 декабрьдә 9.00-14.00 сәгатьтә Чулман урамындагы 12 нче, 16 нчы йортларда һәм Сөембикә урамындагы 44 нче, 73 нче йортларда электрны өзеп торачаклар. Моннан тыш, Түбән Камада электр җиһазларын алмаштыру сәбәпле, 4 декабрьдә 9.00-16.00 сәгатьтә Тукай урамындагы 1 нче, 3 нче, 5 нче, 5а, 7 нче йортларда, Төзүчеләр проспектындагы 1 нче, 1а, 3а, 3а, 3б, 3в йортларында һәм Вокзал урамындагы 2а йортында ут булмаячак.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: